+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
16 апрель 2022, 12:15

Яшьләр умартачылыкны үз итә

Ярышларга төрле өлкәдән яшьләр җыелды.

Яшьләр умартачылыкны үз итә
Яшьләр умартачылыкны үз итә

14 апрельдә Мәләвез күппрофильле һөнәри колледжында «Умартачылык» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Милли чемпионатына йомгак ясалды.

- «Умартачылык» компетенциясе беренче тапкыр республика тәкъдиме буенча «Яшь профессионаллар» милли чемпионатына кертелде. Һәм бу - чыннан да, Башкортстанны символлаштыручы безнең бренд компетенциясе, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. - Бөтен Русиядән ярышлар мәйданчыкларында безнең төбәк икътисады үсешен күрсәтү мөмкинлеге бар, чөнки процесска инде галимнәр, педагоглар бергәлеге, сәнәгать предприятиеләре, эшкуарлар кушылды. Ике ел эчендә «Умартачылык» компетенциясе тирәсендә профессионаллар берләшә, аларның башлангычлары һөнәри белем һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә этәргеч бирә, - дип өстәде ведомство җитәкчесе.

«Умартачылык» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар (WorldSkillsRussia)» X Милли чемпионаты финалында Мәләвез күппрофильле һөнәри колледжы студенты Айназ Хөснетдинов җиңүче булды.

- “Төзелеш” белгечлеге буенча укуыма карамастан, умартачылык белән шөгыльләнергә бик яратам. Минем гаиләмдә бу традиция, чөнки бабам да моның белән шөгыльләнгән. Хәзер мин берьюлы ике һөнәр алам: төзүче һәм умартачы. Киләчәктә бу һөнәрләрне берләштерәсе килә, - диде Айназ Хөснетдинов.

Чемпионатта катнашу өчен илнең төрле субъектларыннан: Ырынбур өлкәсе, Ингушетия Республикасы, Красноярск крае, Новосибирск өлкәсе, Алтай Республикасы, Татарстан, Удмуртия республикасыннан конкурсантлар килде. Ярышларда Башкортстанны Мәләвез күппрофильле һөнәри колледжы һәм Мишкә агросәнәгать колледжы студентлары тәкъдим итте.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: