+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
18 апрель 2022, 15:42

Чәч төбенә ясаткан уколларны алыштыра ала

Бу рецептны миңа матурлык салонында эшләүче мастер киңәш итте.

Чәч төбенә ясаткан уколларны алыштыра ала
Чәч төбенә ясаткан уколларны алыштыра ала

"Ямьсез хатын-кыз булмый, акчасыз хатын-кыз була", - дигән әйтем барлыкка килде соңгы вакытта. Дөрес сүзгә җавап юк... Әмма ныклабрак уйласаң, безнең матурлык салонында калдырган акчалар андагы белгечләрнең эш хакына, бинаны арендалауга, торак-комуналь хуҗалык түләүләренә һәм башкаларга дә тотыла бит... Шулай булгач, матур булу өчен әллә күпме акча кирәк тә түгел...

 

Күпләр чәчләр матур, куе булып үссен өчен чәч төбенә инъекцияләр ясата. Әлеге киңәш шушы процедураны алыштыра ала.

Үзегезгә туры килә торган 400 миллилитрлы шампуньга бары тик икешәр ампула тиамин хлорид, пиридоксин, цианокобаламин өстәргә кирәк.

Шунысы да мөһим: аптекада сатылучы бу препаратларның бәясе кыйммәт түгел. Ә бер тапкыр матурлык салонына бару берничә мең сумны юк итә.

Фото: luv.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: