Бөтендөнья демократик яшьләр федерациясе карары белән ел саен 24 апрельдә яшьләрнең Халыкара теләктәшлек көне билгеләп үтелә (International Day of Youth Solidarity). Беренче тапкыр бәйрәм 1957 елда билгеләп үтелде, ә аны уздыру датасы 1955 елда Азия һәм Африка илләренең Бандунга конференциясенең йомгаклау утырышына багышланган иде.
Бу истәлекле көн дәүләт органнарының, җәмгыятьнең һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының игътибарын яшьләр проблемаларына җәлеп итү өчен тагын бер сәбәп булып тора.
Хәзерге җәмгыятьтә яшь булу җиңелме — бу үз проблемаларын хәл итүдә яшьләрнең бердәмлегенә дә нык бәйле.
Эшләргә теләге булган, актив, креатив фикерли белүче яшьләр бүген эшсезлектән дә, акчасызлыктан да интекми. Киресенчә, алар үзләре өчен генә түгел, илнең, республиканың үсешенә дә зур йогынты ясый.
Русия Президенты Владимир Путин да яшьләр белән даими очрашулар үткәрә, аларны борчыган проблемаларга җитди игътибар бирә.
“Яшьләр — бүгенге көн терәге һәм Русиянең киләчәге. Волонтерларны алсак — алар меңләгән. Ә эзтабарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яшь-ләр? Шулай ук меңнән артык. Һәм бездә менә бу катлам, ягъни яшьләр, гаять зур урынны били. Алар арасында яшь галимнәр дә, талантлы артистлар да, музыкантлар да, рэперлар да бар. Бу безнең яшьләрнең креатив булуын күрсәтә. Илнең киләчәге алар кулында”, — диде Владимир Путин яшьләр белән чираттагы очрашуында.
Чыннан да, шәһәрме ул, әллә авылмы — аның киләчәген һәрвакыт яшь буын билгели. Башкортстан халкының 40 проценты авылда яшәвен исәпкә алсак, авыл җирлегендәге яшьләр проблемасы да актуальлеген югалтмавы аңлашыла.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең активлыгы, яңача фикер йөртүе белән яшьләр арасында тиз арада зур абруй яулады. Республика яшьләре аңа зур ышаныч күрсәтә, аның тарафыннан яклау табачагын белә.
Әле берничә ел элек үк Радий Хәбиров яшьләрне районнарга кайтару планнары белән уртаклашкан иде. Мондый бурычны ул муниципалитет җитәкчеләре алдына да куйды — ул район башлыкларына яшьләрне үзләрендә калдыру өчен тиешле чаралар күрергә, шартлар тудырырга кушты. “Безнең бурыч — теге яки бу районнан студентларның нинди югары уку йортында белем алуын ачыклау. Арытаба аларны районнарга эшкә чакырырга, төрлечә ярдәм итәргә кирәк. Бу башлангычны җитди кабул итегез”, — диде төбәк Башлыгы.
Чыннан да, республикада, илдә кабул ителгән дәүләт программаларының күбесе яшьләргә кагыла. Әлеге башлангычлар яңа гына мәктәп тәмамлаганнардан алып, 35 яшькә ка-дәрге кешеләргә кагыла. Яшьләрне эш урыннары белән тәэмин итү, торак төзелеше, үз эшен ачучыларга ташламалар, гаиләдә балалар туган очракта матди ярдәм, ниндидер проектларны яклауда һәм аны гамәлгә ашыруда булышлык итү — болар барысы да яшь буынның үзебездә җитеш тормышта яшәвен, төрле өлкәләрдә үсешен тәэмин итү өчен башкарыла.
Әйе, яшьлек чоры — дәртле, матур мизгелләр генә түгел, ә кеше гомерендә киләчәккә юл салучы мөһим этап та ул. Яшь-ләребез никадәр бердәм, тату булса — илебезнең киләчәге дә шулкадәр ныклы, ышанычлы булачак.
Гөлия Гәрәева.