"Безнең “Йәшлек Хаус” яшьләр һәм иреклеләр өчен тарту ноктасына әверелә. Яшьләрнең проектлары һәм бик яхшы идеяләре күп. Менә шуларның берсе - "Патриот" паркында өмә уздырдылар һәм бик кызык ролик төшерделәр. Тормыш юлыннан шулай барырга кирәк. Кызык һәм файдалы итеп.
P. S. «Патриот» паркында эшне актив дәвам итәбез. Әлегә без графикта. Бу җәйне, вәгъдә ителгәнчә, беренче сменаны кабул итәрбез дип өметләнәм", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.