+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
27 апрель 2022, 17:15

"Яшьләр өчен үз-үзеңә ышану мөһим"

Радий Хәбиров яшьләр белән очрашты.

"Яшьләр өчен үз-үзеңә ышану мөһим"
"Яшьләр өчен үз-үзеңә ышану мөһим"

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Уңыш инструменты 2.0” республика яшьләр фестивале мәйданчыгында булды. Төбәк җитәкчесе "Үсеш территориясе" һәм "Смарт-Тау" форумнарында катнашучылар белән аралашты, укучыларның һәм һөнәри уку йортлары студентларының актуаль сорауларына җавап бирде.

Очрашуны ачып, Радий Хәбиров, студентларның һәм яшь белгечләрнең хәзерге буынына тиңдәшсез санкцион басым шартларында ил үсешенең катлаулы бурычын хәл итү зарурлыгын билгеләп үтте.
- Безгә, республика халкына, Русия гражданнарына җиңел вакыт туры килмәде. Соңгы ике елда без бергә коронавирус инфекциясе белән көрәштек. Хәрбиләребез Украинада башкарган махсус операция нәтиҗәсендә без моңарчы күрелмәгән санкцион басым белән очраштык, - диде Радий Хәбиров. - Әмма без алга таба хәрәкәт итәргә, киләчәккә фаразлар төзергә һәм үсәргә тырышабыз. Мин һәрвакыт әйтәм, сынаулар безне чыныктыра, без көчлерәк була барабыз. Һәм яшьләр өчен күңелсезләнмәскә, һәрвакыт үз-үзеңә ышанырга кирәк. Әгәр сез үзегезгә ышансагыз, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәчәксез!

Фестивальдә катнашучылар белән аралашу диалог форматында узды.
10 елдан соң планнары турындагы сорауга җавап биргәндә, Радий Хәбиров, укытучылык һәм фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә телим, дип җавап бирде.
- 10 елдан соң миңа 68 яшь булачак. Бу әле эшләп була торган яшь. Һәм минем бу хакта хыялым бар. Югары мәктәптә укытканда, миңа фән белән шөгыльләнү, халыкара хокук темасы буенча мәкаләләр язу ошый иде. Фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүне дәвам итәргә телим, - диде Радий Хәбиров.

Фестивальдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, кайвакыт яшьләр башлангычларын, проектларын тормышка ашырганда һәм хәтта көндәлек тормышта да аерым кешеләр яки иҗтимагый төркемнәр тарафыннан аңлашылмаучанлык һәм каршылык белән очраша.
Республика Башлыгы тормышта теләсә нинди эштә хәвефләрне дөрес бәяләү мөһимлеген ассызыклады.
- Реалист булырга кирәк һәм шуны да аңларга кирәк: берәр яхшы нәрсә эшләсәң дә, кайчакта аңлашылмаучанлык белән очрашырга мөмкин, - диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә һәрвакыт тирән уйларга кирәк. Әгәр дә дөреслек синең якта булса, ахыргача барырга кирәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: