+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
6 июнь 2022, 09:38

Бөтенрусия форумы яшьләрне берләштерә

Федераль грант суммасы 1,5 миллион сумга кадәр тәшкил итә.

Бөтенрусия форумы яшьләрне берләштерәБөтенрусия форумы яшьләрне берләштерә
Бөтенрусия форумы яшьләрне берләштерә

Яшь, актив яшьләр кайда үзләрен күрсәтә ала? Бүген Республика белән идарә итү үзәге БСТ телеканалындагы "Сәлам" программасы аша Бөтенрусия форум кампаниясенең нәрсә икәнлеге турында сөйләде. Студиядә - Яшьләр сәясәте буенча республика дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.

Бөтенрусия форумнар кампаниясе Русиянең төрле төбәкләрендә 19 форум мәйданчыгын берләштерә. Катнашучылар үз бизнес-идеяләрен тормышка ашыру, шәхси һәм һөнәри потенциалны үстерү мөмкинлеге ала.

Форумда 18-35 яшьлек яшьләр катнаша ала. Бу бушлай. Социаль әһәмияткә ия проект булу мәҗбүри түгел, әмма нәкъ менә ул федераль грантка дәгъва итү мөмкинлеген бирә дә инде. Федераль грант суммасы 1,5 миллион сумга кадәр тәшкил итә.

Фото: newsbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас