+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
21 Июня 2022, 14:00

Яшьләр славян халкы мәдәниятенә игътибар бирә

Әлеге чара халыклар арасында хезмәттәшлекне тагын да киңәйтәчәк.

Яшьләр славян халкы мәдәниятенә игътибар бирәЯшьләр славян халкы мәдәниятенә игътибар бирә
Яшьләр славян халкы мәдәниятенә игътибар бирә

Уфада «Славян әйлән-бәйләне» Халыкара яшьләр мәдәни-мәгариф этнофорумы узачак. Чара 23-25 июньдә славяннарның Дуслык һәм берләшү көнен бәйрәм итү кысаларында узачак.

Форум Башкортстан Республикасыннан, Беларусь Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы төбәкләреннән яшьләрнең иҗади аралашуы шартларында мөнәсәбәтләрнең этномәдәни системасын формалаштыруга, санкцион басымга һәм уңайсыз сәяси вәзгыятькә карамастан, хезмәттәшлек формалаштыруга юнәлтелгән.

Форум Башкортстанның 8 муниципалитетыннан, Белоруссиядән - Брест өлкәсенең Жабинка шәһәреннән яшьләрне берләштерүче мәгърифәти, этномәдәни мәйданчыкка әверелергә тиеш. Бу шәһәр белән Иглин районы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган.

Форум барышында славян халыкларының тарихи-мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре буенча иҗади диалог булачак. Әлеге диалогта әлеге илләр экспертларына: милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр өлкәсендәге белгечләргә, милли-мәдәни берләшмәләр активистларына мөһим роль бирелә, алар яшь кешеләрне традицион халык мәдәниятен саклап калу, өйрәнү һәм тергезү юлларын бергәләп эзләүдә ярдәм итәчәк. Форум барышында яшьләрнең халык мәдәниятенә, гореф-гадәтләргә кызыксынуын уяту һәм яшь буынның мәнфәгатьләренә һәм ихтыяҗларына яраклаштыру буенча 7 чара уздырылачак.

Бәйрәм чаралары туристларның игътибарын җәлеп итәчәк һәм Башкортстан Республикасында этнографик туризмны үстерү максатыннан славян тарихи-мәдәни үзәкләренең бренд чарасы булачак. Этнофорум Русия, Белоруссия һәм Донбасс гражданлык җәмгыятьләре арасында гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтәчәк, халыкларның тарихи-мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре буенча конструктив диалог башлап җибәрәчәк, яшьләрнең традицион мәдәнияткә кызыксынуын арттырачак, илләр арасындагы дустанә элемтәләрне ныгытачак һәм киңәйтәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас