+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
27 июнь 2022, 05:48

"Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә!"

Радий Хәбиров яшь буынны Яшьләр көне белән котлады.

"Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә!""Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә!"
"Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә!"

Кичә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Яшьләр көненә багышланган чараларда катнашты. Төбәк җитәкчесе республика халкын бу бәйрәм белән котлады, активист яшьләргә дәүләт бүләкләре тапшырды, шулай ук Агыйдел яры буенда югары уку йортлары һәм иҗтимагый оешмалар экспозицияләрендә булды.

Русия башлыгы каршындагы Финанс университетының Уфа филиалы стендында республика Башлыгы икътисад өлкәсендәге белемнәрне тикшерергә тәкъдим итте.

Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе студентлары белән аралашканда, Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, мөһим идарә карарлары хезмәттәшләре белән теге яки бу мәсьәләне тикшергәннән соң кабул ителә. Башкортстан Башлыгы шулай ук вузга барырга һәм дәүләт идарәсе принциплары турында лекция укырга тәкъдим итте.

Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары импровизацияләнгән концерт мәйданчыгы һәм сәнгать галереясе оештырды. Радий Хәбиров Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиевка Совет мәйданы ягыннан вузга керү юлында сәхнә зонасы булдыру мәсьәләсен хәл итүне йөкләде. Анда студентлар, яңартылган территориянең мәдәни өлешенә ямь өстәп, урам концертлары һәм тамашалары уздыра алачак. Исегезгә төшерәбез, Совет мәйданын реконструкцияләүне Республика көненә 11 октябрьдә тәмамларга тиешләр. Аның үзәк объекты 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл булачак.

Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов югары уку йортының алдынгы эшләнмәләре турында сөйләде. Университет мәйданчыгында төбәк җитәкчесе зур булмаган медицина тикшерүе узды һәм волонтерлар белән аралашты.

- Минем өчен бүген сезнең янда булу, энергиягез һәм якты фикерләрегез белән туклану - зур мәртәбә.

Безнең республика - бик яшь, ә безнең яшьләр - иң яхшысы. Сез яхшы укыйсыз һәм чын профессионаллар булачаксыз. Нәкъ менә сез фәндә мөһим адымнар ясыйсыз, безнең илнең данын спорт аренасында яклыйсыз, Донбасста нацизм белән көрәшәсез. Моның өчен сезгә рәхмәт.

Безнең республикада бик күп көчле һәм якты кешеләр туды, алардан без үрнәк алырга тиеш. Сезнең беркайчан да ирешелгәннәрдә туктап калмавыгызны телим. Вениамин Каверинның "Ике капитан" романында геройларның берсе якташыбыз, штурман-полярник Валериан Альбанов булды. Бу әсәрнең шигаре - "Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә". Сезгә шуны телим. Ә инде барып чыкмый икән, башка якташыбыз - Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның девизын исегезгә төшерегез: «Салават токымы чигенә белми».

Бәйрәм белән! Бәхет һәм сәламәтлек сезгә, яшьләр! - диде Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас