

"Мәктәпне тәмамлаучылар укырга кая керергә планлаштыра?
Социологларның нәтиҗәләре кызыклы. Башкортстанда 2022 елда урта һөнәри белем алуга тотрыклы ихтыяҗ саклана, тугызынчы сыйныф укучыларының өчтән икесе (65%) колледжларда һәм техникумнарда укырга тели, һәм өчтән бере генә (35%) мәктәптә калырга һәм 11нче сыйныфны тәмамларга карар кылган.
Шул ук вакытта беренче урында барысының да - медицина профиле һөнәрләре. Ә менә тугызынчы сыйныф укучыларының IT-һөнәрләре - ТОП-5тә дүртенче урында, ә 11нче сыйныф укучылары арасында - икенче урында. Уйланырлык нигез бар.
Яшьләр һөнәр сайлаганда үз теләк-омтылышларын алга куя һәм хезмәткә яхшы түләү белән кызыксына. 19 проценты кешеләргә файда китерергә мөмкинлек бирүче һөнәр сайлый, ә 15 проценты - хезмәт базарында ихтыяҗ булганын эзли", - дигән бүген социаль челтәрләрдә Республика белән идарә итү үзәге.
Фото: portalzpp02.ru