+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
20 июль 2022, 16:03

«iВолга» дусларын җыя!

27 июльгә кадәр форумның рәсми сайтында теркәлегез.

«iВолга» дусларын җыя!
«iВолга» дусларын җыя!

«iВолга» Идел буе федераль округының яшьләр форумы Самара өлкәсендә 21-29 июльдә «Русия халыклары бердәмлеге» темасы белән узачак.

Форумның мәгариф һәм мәдәни-күңел ачу программаларында 14 яшьтән узган һәркем тамашачы була ала.
Моның өчен 27 июльгә кадәр форумның рәсми сайтында теркәлергә кирәк (https://ivolgaforum.ru), "Регистрация" төймәсен басарга һәм кыска форманы тутырырга кирәк.

Идел буе федераль округының яшьләр форумы Самара өлкәсендә 2013 елдан Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында уза. Оештыручы булып Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә Самара өлкәсе хөкүмәте тора. Иҗади яшьләргә ярдәм итүгә Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров та зур игътибар бирә.

Форумның белем бирү программасы 4 сессиядән тора. Беренчесе Soft Skills («сыгылмалы» күнекмәләр) эшкәртүгә юнәлтеләчәк, икенчесе һәм өченчесе кысаларында сменаның тренинг программасы гамәлгә ашырыла, дүртенчесе - «ЭкоЖизнь», «Лидеры перемен», «Бизнес-шаг», «Классные встречи», «Серебряный городок», «Мир без границ», «Ментальное здоровье», «Территория моды», «ПРофессии будущего», «It и digital» кебек юнәлешләр керәчәк.
Катнашучылар көн саен үзләренә яңа мәйданчык сайлый алачак. Белем бирү өлешеннән соң аларны көн саен уздырыла торган мәдәни-күңел ачу программасы көтә.

Фото: 63.fair.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: