-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
26 июль 2022, 10:24

«iВолга» яшьләр форумы милли үзенчәлек белән баетылган

Самара өлкәсендә «iВолга» яшьләр форумы 21 июльдә легендар Мастрюков аланында старт алды. Юбилей форумында беренче көннән үк Башкортстан Республикасы делегациясе актив катнаша.

«iВолга» яшьләр форумы милли үзенчәлек белән баетылган
«iВолга» яшьләр форумы милли үзенчәлек белән баетылган

Төбәк яшьләре ел саен «iВолга»да катнаша. Делегацияне һәм проектларны форумга әзерләү белән Башкортстан дәүләт комитетының Яшьләр проект офисы командасы шөгыльләнә.

Башкортстан Республикасы делегациясе форумга 112 кеше составында килгән.

Төбәк проектлары милли колорит белән аерылып тора. Әйтик, Линиза Солтангужина «iВолга»га «Спорт в народ» спорт ярышлары яшьләр фестивален үткәрү башлангычы белән килгән.

"Минем проект балаларны башкорт халкы мәдәнияте белән таныштырырга ярдәм итәчәк. Фестиваль программасында җәядән ату буенча осталык дәресе, этно-чәй эчү, команда ярышлары һәм концерт программасы планлаштырылган. Бу проектны без төбәктә яшәүче башка халыклар һәм милли мәдәниятләр белән танышу өчен мохит тудырып үстерә алабыз", - дип уртаклашты Линиза.

Кыз Башкортстан делегациясе командасына керә, ул форумда катнашучылар өчен традицион «Сабантуй» бәйрәмен әзерли. Анда бүген форумдагы шәһәрчекнең барлык халкы катнаша алачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: