-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Яшьлек
26 июль , 18:37

Университет туризмны үстерүгә булышлык итәчәк

"Уфа дәүләт нефть техник университетының "Туризм, кунакханә һәм ресторан сервисы" кафедрасы Русия туриндустрия берлеге һәм аның төбәк бүлеге эшенә актив кушылды.

Университет туризмны үстерүгә булышлык итәчәк
Университет туризмны үстерүгә булышлык итәчәк

Русия туриндустрия берлеге - туроператорлар, турагентлык, кунакханәләр, шифаханә-курорт учреждениеләре, транспорт, иминият, консалтинг, IT-компанияләр, уку йортлары, СМИ, туризм өлкәсендә иҗтимагый һәм башка оешмалар кергән иң зур тармак берләшмәсе.

"Уфа нефть югары уку йортының "Туризм, кунакханә һәм ресторан сервисы" кафедрасы Берлек һәм аның төбәк бүлеге эшенә актив кушылды. Без Русия туриндустрия берлегенең 10нан артык комитеты һәм комиссиясе эшчәнлегендә катнашуга гариза бирдек", - диде УДНТУ ректоры Олег Баулин.

УДНТУны Русия туриндустрия берлеге әгъзасы итеп тану турындагы таныклыкны аның республика бүлеге рәисе Дмитрий Төхвәтов доцент Александр Лебедевка - "Туризм, кунакханә һәм ресторан сервисы" кафедрасы вәкиленә тапшырды.

Евразия НОЦ нефть университетының Русия туриндустрия берлегенә керүе һәм югары уку йорты укытучыларының аның комитетлары һәм комиссияләре составында эшләве туриндустрия берлеге эгидасы астында уздырыла торган конкурсларда җиңүгә өмет арттырачак, шулай ук туризм өлкәсендә грантлар алу мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.

Русия туриндустрия берлеге логотибы сыйфат билгесе булып тора, ул берлек әгъзасының ышанычлылыгын һәм аның туризм базарындагы югары статусын раслый.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в