-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Яшьлек
8 август , 15:42

Яшьләр бер миллион сумга кадәр грант ота ала

Конкурста 18-35 яшьтәгеләр катнаша ала.

Яшьләр бер миллион сумга кадәр грант ота ала
Яшьләр бер миллион сумга кадәр грант ота ала

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык “Росмолодежь.Гранты 2 сезон” конкурсына гаризалар кабул итә башлады. Җиңүчеләр үзләренең социаль әһәмиятле проектларына 1 миллион сумга кадәр акча ала алачак.

Конкурста 18-35 яшьтәгеләр катнаша ала. Башлангычны 22 августка кадәр АИС «Молодежь России» (grants.myrosmol.ru) грант модулендә 15 номинациянең берсенә бирергә мөмкин.

Уфада конкурс башлану көнендә «Йәшлек House» үзәгендә Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты «Проектный ReSTART» чарасын уздырды.

- Без грант конкурсларында үз көчләрен сынап караучылар өчен дүрт сәгатьлек проект сессиясе уздырдык, әмма ярдәм ала алмадык. Катнашучылар үз заявкаларын эшләп бетерде һәм аларны икенче сезонга әзерлиләр. Беренче сезонда без яхшы нәтиҗә күрсәттек һәм республикага 28 грант һәм 18 миллион сумнан артык акча җәлеп иттек, - диде ведомство рәисе Яна Гайдук.

Проект буенча Башкортстан яшьләре Дәүләт комитетының Яшьләр проект-офисында консультация алырга мөмкин. Моның өчен "ВКонтакте" челтәрендә vk.com/mporb сылтамасы буенча керергә кирәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в