+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
11 август 2022, 21:30

Яшьләр грантлар алачак

Коммерциягә карамаган 112 оешма республика Башлыгының яшьләр сәясәте буенча грантларына дәгъва итә.

Яшьләр грантлар алачак
Яшьләр грантлар алачак

11 июльдән 10 августка кадәр Башкортстан Башлыгының грантлар фонды яшьләр сәясәте өлкәсендә грантлар конкурсына гаризалар кабул итте. Конкурска яшьләр оешмаларыннан 112 проект керде.

Алар арасында республиканың эре яшьләр оешмалары: Русия Студентлар отрядлары, Шаяннар һәм тапкырлар клубы, "Бердәм Русиянең Яшь Гвардиясе", югары уку йортлары студентларының профсоюз оешмалары, "Юнармия", Яшьләр сәясәте лигасы һ.б. бар. Конкурсантлар проектларының суммасы 132 млн. сум тәшкил иткән, шул ук вакытта конкурсның гомум бюджеты - 20 млн. сум.

Яшьләр иҗтимагый оешмалары үз проектлары аша коворкинг үзәкләре булдыру һәм арт-киңлекләр, медиаүзәкләр, «Ышаныч телефоны» мобиль хезмәте ачуны тәкъдим итә. Проектларның зур өлеше яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә, студентлар берлекләрен һәм ирекле эшчәнлекне үстерүгә, төрле халыкларның мәдәниятен өйрәнүгә, фәнгә, мәгарифкә һәм фәнни-техник эшчәнлеккә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйге Фонд тарафыннан беренче тапкыр үткәрелде. Радий Хәбиров Башкортстанның яшьләр хәрәкәтләре лидерлары белән очрашуда яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларга ярдәм итүгә махсус грантлар конкурсы үткәрү идеясен хуплады. Әле гаризаларны тикшерү башлады.

Нәтиҗәләр һәм җиңүчеләрнең исемнәре октябрь башында билгеле булачак.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: