+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
18 август 2022, 11:10

"Мөмкинлекләр канатлары" сәламәтлеге чикле булганнарга ярдәм итәчәк

16 августта Уфада "Мөмкинлекләр канатлары" Бөтенрусия инклюзив проектының төбәк платформасы чаралары узды.

"Мөмкинлекләр канатлары" сәламәтлеге чикле булганнарга ярдәм итәчәк
"Мөмкинлекләр канатлары" сәламәтлеге чикле булганнарга ярдәм итәчәк

Вакыйгада 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикле яшьләр катнашты. Проектның максаты - яшьләргә төбәк проблемаларын эзләүдә һәм хәл итүдә катнашу мөмкинлеге бирү, инклюзив туризмны, спортны, социаль эшкуарлыкны үстерүгә юнәлтелгән проектларны булдыру һәм тормышка ашыру.

Төбәк платформасы кысаларында катнашучылар көн дәвамында социаль проектлар эшләүче төркемнәргә берләште.

- "Мөмкинлекләр канатлары" яңа офыклар ача. Тәкъдим ителгән проектлар арасында - инфраструктураны, уңайлы мохитне үстерү, Башкортстан муниципалитетларында белем бирү курслары һәм инклюзив спорт клубы булдыру. Күптән түгел генә Нефтекамада "Мөмкинлекләр канатлары" платформасында катнашучыларның берсе Радик Нәфыйков "iВолга" форумыннан кайтты, анда ул "Коляскаларда теннис" актив тернәкләндерү спорт клубы" проектын үстерүгә грант отты. Үз блашлангычы белән консультация кирәк булганнарны Яшьләр проект-офисында көтәбез, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.

Проектларны булдыру һәм гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән платформа экспертлары - "Интеграция" дәүләт музей-мәдәни үзәге директоры Игорь Думаенко, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте аппараты җитәкчесе урынбасары Евгений Бухаров, Русия Президенты каршындагы Инвалидларны социальләштерү буенча эшче төркем әгъзасы Тимур Нигъмәтуллин уртаклаштылар. Алар катнашучылар белән инклюзив туризм һәм социаль эшкуарлык өлкәләрендәге башлангычлар һәм мөмкинлекләр турында фикер алышты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: