+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
7 сентябрь 2022, 09:24

Еракларга китеп югалма...

Бер-беребезгә игътибарлы булсак иде...

Еракларга китеп югалма...
Еракларга китеп югалма...
Шәһәр урамы баганалары югалган кешеләрне эзләү турындагы игъланнар белән чуарланган. Кайсыберләрендә якыннарының борчылулары, йөрәк әрнүе дә чагыла. Югалучының нинди киемдә булуы гына түгел, күз төсләре, кашлары формасы, йөзендәге миңнәре, тәнендәге яра эзләре, җөйләре һәм тагын төрле шәхси үзенчәлекләре тасвирланган. Өлкән, авыру кешеләрне күбрәк дәваханәләрдән эзлиләр. Ә суга төшеп югалгандай яшьләрне эзләү аеруча кыен. Андыйлар да бик күп. Һәм иң кызганычы, аларның күбесе үз теләге белән өйләреннән чыгып китә, айлар буе якыннарына бер хәбәр дә бирми...

Башкортстанда гына 4 эзләү-коткару отряды бар. Шуларның “ЛизаАлерт”, “БашРегионСпас” – төбәкне­ке булып саналса, тагын Күмертауда “Отклик” һәм Стәр­летамакта “ARTUS” муниципаль отрядлары бар. Моннан тыш, башкалада югал­ган балаларны эзләүдә ярдәм итүче “Уфа балаларын эзләү” оешмасы да бу эш белән шөгыльләнә. Бирегә көн саен югалган кеше­ләр турында хәбәрләр килә.
– Кешеләрнең юкка чыгу сәбәп­ләре төрле булырга мөм­кин. Мәсәлән, балалар һәм үсмерләр гаиләдә аңлашылмаучанлык аркасында еш өйдән чыгып китә.
Күптән түгел 15 яшьлек кыз юкка чыкты. Аның әнисе үлгән, бала әтисе һәм картәнисе белән яшәгән. Әтисенең холкы шактый кырыс, ул бөтен нәрсәдә кызын чикләгән. Үсмергә дус кызлары белән йөрергә дә, үзенә нидер сатып алырга да рөхсәт итмәгән. Кыз өйдән чыгып китеп, дус кызларында яшәгән. Аны эзләү 2 көн дәвам итте. Аны урамда листовка тарат­канда очраттык.
Кеше ниндидер стресстан арына алмыйча да югала. 30 яшьлек хатын-кызны эзләгәнне хәтерлим. Кинәт кенә гаилә­сендә, эшендә проблемалар барлыкка килгән, шунлыктан ул авыр психологик киеренкелек кичергән. Бервакыт автобуска утырган да, шәһәрнең икенче ягына китеп барган, ә аннан кайту юлын таба алмаган. Көн салкынча иде, хатын бер кат күл­мәктән, акчасыз шәһәрнең икенче почмагында адашып йөргән. Берничә көннән аны таптылар.
Кайбер очракларда мондый хәлләргә исерткеч эчемлекләр гаепле. Югалучылар өйдән чыгып китә дә, туганнары белән элемтәгә чыкмый. Кайвакыт кешеләр дәваханәгә эләгә һәм бу турыда да беркем белми кала. Быел шундый бер хәл булды. Яшь ир-егет эшкә киткән. 3 сәгать үтеп тә ир эш урынында күренмәгәч, хатыны борчыла башлаган. Юлда иргә инсульт булган. Бәхеткә, бу вакытта ул светофор буенда басып торган һәм фаҗигадән котылып кала алган, – ди “БашРегионСпас” ирекле эзләү-коткару отряды җитәкчесе Олеся Пышкина.
Шул ук вакытта, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча республикада ел саен якынча 1,5 мең кеше юкка чыга, бәхеткә, аларның 90 процентын исән килеш табалар.
Белгечләр әйтүенчә, кешене югалганнан соң беренче тәүлектә үк эзли башлау югары нәтиҗәләр бирә.
– Югалган кешеләрнең 95 проценты беренче тәүлектә табыла. Шунда күзәтү камераларыннан язуларны карарга, кешенең мөмкин булган юлын билгеләргә мөмкин: кемдер кибеткә кергән, ул кайсы якка киткән. Югалганнарның 50 проценты икенче тәүлектә табыла, – дип дәвам итә Олеся Пышкина.
Белгеч әйтүенчә, полиция хезмәт­кәрләре кеше югалып, берничә тәүлек үткәннән соң гына гариза кабул итә, дигән фикер ялган. Күп вакыт кешеләр югалучы турында хокук саклау органнарына соң мөрәҗәгать итә. Кешенең юкка чыгуын аңлагач та, полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Дөньяда ел саен 8 миллионга якын бала юкка чыга! Күпчелек очракта югалган балаларны таба алсалар да, кайбер­ләренең язмышы билгесез булып кала бирә. Эчке эшләр министрлыгы мәгълү­матлары буенча, Русиядә ел саен 120 меңнән артык кеше эзләнүдә тора. Аларның 40-50 меңе – балигъ булмаганнар.
Эзләү отрядлары волонтерлары хәбәр итүенчә, өлкән яшьтәгеләр кайда яшәгәнен онытып, яисә башка психик авырулар нәтиҗәсендә югалса, яшьләр арасында югалучылар саны да алардан ким түгел. Дуслары белән аңлашылмаучанлык, сөйгәннәре белән аерылышу, әти-әнисе белән низаг, эш, уку урынындагы проблемалар – болар барысы да шуңа сәбәпче булырга мөмкин. Берәүләр шул рәвешле үзләренә игътибар таләп итсә, икенчеләр төзәтә алмаслык хаталар да эшли.
Яңа уку елы башланды. Бик күп яшьләр башка шәһәрләргә чыгып китеп, укуын дәвам итәчәк. Биредә аларга белем алу гына түгел, яңа кешеләр белән танышырга да, яңа урынга ияләшергә дә кирәк булачак. Әлбәттә, болар аларның күңел халәтендә дә чагылыр. Психологик яктан әле ныгып бетмәгән яшьләргә, читтә булсалар да, әти-әниләренең ярдәме бик кирәк. Алар үзләре дә якыннарын борчуга салырга мөмкинлеген аңларга тиеш. Һәркайсыбыз бер-беребезгә игътибарлы булсак иде.

Гөлия Гәрәева.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: