+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
13 сентябрь 2022, 14:00

Сезгә зур өметләр баглыйбыз, яшьләр!

“Яшьләр җыены — 2022” форумында 600 кеше катнашты.

Сезгә зур өметләр баглыйбыз, яшьләр!
Сезгә зур өметләр баглыйбыз, яшьләр!

12-14 сентябрьдә Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Идел буе федераль округының “Яшьләр җыены — 2022” яшьләр форумы узды. Масштаблы форум “студентлар айлыгы” кысаларында үткәрелде.
“Яшьләр җыены — 2022” — Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәм Русиядән 18 яшьтән 35 яшькә кадәр 600дән артык кешене берләштерүче вакыйга.
— Өч көн дәвамында студентлар, авыл һәм эшче яшьләр вәкилләре, иреклеләр, мәдәният эшлеклеләре, эшкуарлар, яшьләр проектлары авторлары, яшьләр сәясәте тармагы белгечләре үз платформалары кысаларында эшләделәр. Без практик юнәлешле караш өчен. Катнашучылар экспертлардан яңа белем генә алып калмыйча, профильле кейсларны хәл итеп, аларны гамәлдә дә кулланачаклар. Яшьләр үзләренең социаль әһәмияттәге башлангычларын яклауга 1,5 миллион сумга кадәр акча ала алачак, — диде Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.
Форумда җиде пүлатформа эшләде. Алар арасында — “Мәгънә юлы” дискуссия платформасы (җәмәгать эшлеклеләре, студентлар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре өчен); “Яшьек — бизнес” эшкуарлык платформасы (яшь эшкуарлар өчен); “Йөрәк юлы” мәдәни-иҗади платформасы (яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре өчен); “Яңа медиа” медиа-платформасы (мәгълүмати каналларда яшьләр сәясәте тармагын яктырту өчен җаваплы белгечләр өчен); мәктәп платформасы (мәктәп үзидарәсе активистлары өчен); муниципаль берәмлекләрдә яшьләр сәясәте органнары җитәкчеләре өчен платформа.
— Бер олыны, бер кечене тыңла, ди халык. Менә кайда ул тоннага якын шатлык һәм энергия! Бүген Башкортстанда – Идел буе федераль округының “Яшьләр җыены — 2022” яшьләр форумы. Алар арасында “іВолга”, “Таврида”, “Селигера”, Русия “Студентлар язы”, олимпиадалар, иҗади конкурслар, спорт ярышлары, төрле стипендиатлар һәм Чемпионнар бар. Һәм безгә аларны ишетү, аларның кәефен аңлау, төрле мәсьәләләр буенча фикер алышу мөһим. Бу егетләр һәм кызлар безнең киләчәгебез, безгә аларның нәрсә белән яшәгәннәрен белергә крәк. Ә алар, безнең кебек үк, катлаулы чорда яшиләр. Мин бу чорны Геройлар вакыты дип атарга телим, чөнки һәркем бүген үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтә ала. Шулай ук безгә инди бөек илдә яшәвебезне һәм аның һәрберебез өчен нәрсә аңлатканын аңлау кирәк. Һәркемгә уңышлар телим! — диде бу җәһәттән республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Кунаклар һәм экспертлар арасында “Яшьләр җыены — 2022” — яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Ксения Разуваева, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Русия яшьләр берлегенең “Русия студентлар язы " программасы җитәкчесе Валерия Позикова, Стратегик башлангычлар агентлыгының яшьләр башлангычлары үзәге проектлары җитәкчесе Дмитрий Федоров бар иде.
Уфада яшьәр җыены белән беррәттән, дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнары вәкилләре өчен Бөтенрусия семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә катнашучылар яшьләр белән эшләү форматлары, яшьләр башлангычларына ярдәм итү системасы, яшьләр сәясәте инфраструктурасын үстерүгә яңа карарлар һәм тармакның башка актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: