+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
15 сентябрь 2022, 12:36

Үз кулың белән җитештерүгә ни җитә!

Быел 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 70 проценты укуын колледжларда дәвам итәчәк.

Үз кулың белән җитештерүгә ни җитә!
Үз кулың белән җитештерүгә ни җитә!
“Профессионалитет” программасы кысаларында Башкортстан өч белем бирү-җитештерү үзәге төзүгә федераль бюджеттан 300 миллион сум алачак. Әлеге акча, шулай ук республика һәм предприятиеләр ягыннан финанслау нәтиҗәсендә, тагын өч колледжның матди-техник базасын яңартачаклар, аларда заманча остаханәләр һәм лабораторияләр барлыкка киләчәк.

– Эш бирүчеләргә һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны заманча җиһазларда эшләргә өйрәтергә туры килә, чөнки колледжларда булганнарының күбесе искергән. Хәзер исә, “Профессионалитет” проекты кысаларында матди-техник базаны яңарту һәм предприятиеләрнең уку планнарын төзүдә турыдан-туры катнашуы нәтиҗәсендә, кичәге студентлар хезмәт коллективына тизрәк керәчәк, – ди мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Аның сүзләренә караганда, әлеге проект өстенлекле тармаклар буенча квалификацияле кадрлар әзерләү өчен шартлар тудырырга ярдәм итә. Шулай ук программа чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруны гарантияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Федераль проектта беренче катнашучы Уфа машиналар төзү колледжы булды. 2022 елның сентябреннән аның базасында “Оборона-сәнәгать комплексы” белгечлеге буенча машина төзү тармагы өчен кадрлар әзерләү үзәге эшли башлады. Үзәкне төзүгә федераль бюджеттан – 100 миллион сум, республика бюджетыннан – 114 миллион сум бүлеп бирелгән. Тагын 30 миллион сумны эш бирүче – Уфа моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе бүлде. Бу акчага заманча лабораторияләр һәм остаханәләр генә ачылып калмады, колледжның бинасын һәм тулай торагын да төзекләндерделәр. Быел “Профессионалитет” программасы кысаларында Уфа машиналар төзү колледжына булачак 450 токарь, технолог, эретеп ябыштыручы һәм тармакта кирәкле башка белгечләр һөнәр алырга килде. Әмма иң мөһиме, алар бюджет нигезендә укый һәм алга таба эшкә урнашу турында борчылмаска да мөмкиннәр. УМПОда алар өчен эш урыннары әзерлиләр дә инде.
Гомумән алганда, машина төзелеше мәгариф-җитештерү үзәге проекты төбәкнең алты колледжын колачлаячак.
Быел “Профессионалитет” программасында катнашуга конкурс буенча сайлап алуны республиканың тагын өч колледжы узды: Стәрлетамак химия-технология, Стәрлетамак политехник һәм Учалы тау сәнәгате колледжлары. Алар нигезендә 2023 елда химия, тау токымлы тармаклар һәм машина төзү (станоклар төзү) буенча белем бирү-җитештерү үзәкләре төзеләчәк. 300 миллион сум күләмендә федераль субсидиядән тыш, 150 миллион сум акчаны республика бюджеты да бүлеп бирәчәк. Бу өч колледжны тәмамлаучылар Башкортстан сода компаниясе һәм Учалы тау-баектыру комбинаты (УГОК) хезмәткәрләре сафын тулыландырачак.
– Ел саен колледжны җиһазландыруга 10 миллион сумга кадәр акча бүлеп бирдек, яшьләр стажировка үтә алсын өчен лабораторияләр төзедек. Кадрлар әзерләү сыйфаты белән проблемалар юк диярлек, өстәвенә, бу уку йортындагы күп кенә укытучылар – УГОКның элекке инженер-техник хезмәткәрләре. Әмма без студентларны әзерләү сыйфатын күтәрүдә кызыксынабыз, ә ул колледжның матди-техник базасына турыдан-туры бәйле, шуңа күрә “Профессионалитет” программасында аның партнеры булырга ризалаштык, – диде Учалы тау-баектыру комбинатының генеральный директоры Зәкәрия Гыйбадуллин.
Сүз уңаеннан, проект кысаларында 2023 елда УГОК колледжга ярдәм рәвешендә 20 миллион сум бүлеп бирәчәк.
Тагын бер мөһим момент: “Профессионалитет” федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе буларак, чыгарылыш укучыларының 85 процентыннан күбесе база предприятиеләренә эшкә урнаштырылырга тиеш. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында бу күрсәткеч тагы да югарырак булачак, дип ышаналар, чөнки эш бирүчеләр эшче кадрларга булган ихтыяҗны тулысынча ябу өчен кабул итүнең контроль саннарын формалаштыруда турыдан-туры катнашырга планлаштыра.
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2022-23 уку елына республиканың 96 колледжына 22,6 мең бюджет урыны бирелгән. Аларга 60,4 меңнән артык гариза тапшырылган. “Мәгълүмат һәм исәпләү техникасы” белгечлегенә иң зур конкурс булган. Анда бер урынга 49 кеше керергә теләгән. Шулай ук лидерлар исемлегендә юриспруденция, сервис һәм туризм юнәлешләре. Эшче һөнәрләренә конкурс бер урынга 14-18 кеше тәшкил иткән. Республика югары уку йортларына 14 933 урынга абитуриентлар 160 меңгә якын гариза биргән. Аларда иң зур конкурс – бер урынга 19 кеше.
Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, колледжларда укырга теләүчеләр саны арткан. Әгәр элекке елларда мәктәптән 9нчы сыйныфтан соң 60 процент бала киткән булса, быел тугызынчы сыйныф укучыларының 43 меңе, ягъни 70 проценты урта һөнәри белем алуны өстен күргән. 10-11 сыйныфларга укучыларның 30 проценты гына калган.
– Икътисад таләпләре нигезендә ел саен техник профиль, медицина профиле, төзелеш, мәгариф, энергетика һәм IT өлкәсе буенча бюджет урыннары санын арттырабыз, – дип тә билгеләп үтте Айбулат Хаҗин.
Чыннан да, хәзер мәктәпләрдә 11 сыйныфка күп дигәндә 30-40 бала килә. Ә 9нчы сыйныфта балалар 5-6 параллель сыйныф булып укыйлар. Укучыларның ни өчен 9 сыйныфтан китәргә уйлавы да күпләрне кызыксындырадыр. Бу сорау белән берничә укучыга мөрәҗәгать иттек.
– Мин мәктәптә яхшы укыдым. Теләсәм, Бердәм дәүләт имтиханын да яхшы бирер идем. Әмма тагын ике елымны шушы көнне көтеп үткәрәсе килми. Уфа сәүдә-икътисад колледжының “Туризм” белгечлегенә документларны тапшырдым. Дөресен генә әйткәндә, бер урынга бу кадәр кеше дәгъва итәдер дип уйламаган да идем. Соңгы елларда республикада, илдә һәм, гомумән, дөньяда туризмны үстерүгә зур игътибар бирелә. Беләм, бу өлкә буенча белем алсам, эшсез калмаячакмын. Киләчәкне алдан уйларга кирәк. Ә соңрак, бәлки, читтән торып югары уку йортын да тәмамлармын, – ди Гөлшат Шәфыйкова.
– Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дигән әйтемнең ни кадәр дөрес икәне бүген аеруча ачык күренә. Югары уку йортын тәмамлап та эшсез калучылар күп. Дөресен генә әйткәндә, бүген инде аларның эш хакы да мактанырлык түгел. Шуны да әйтәсем килә, бүген мәктәпәрдә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру җиңел түгел. Бу белемгә генә дә карамый, укучылар зур стресс кичерә, укытучылар да аларны элекке кебек әзерләми, киресенчә, ныграк куркыта сыман. Токарь бүген күп урында кирәк. Эшсез калмаячагымны беләм. Егет кеше никадәр иртәрәк эшли башласа, шулкадәр яхшы инде, – ди Уфа машиналар төзү колледжы студенты Тимур Әхәтов.
Чыннан да, вузга укырга керү “мода”сы артта калып бара. Бүген яшьләребез тизрәк белем алып, тизрәк акча эшләү юлларын эзли. Бүгенге сәнәгатькә эшче куллар кирәк икән, димәк, эшче һөнәрләрне сайлау дөрес. Ата-бабаларның “үз кулы белән нидер эшли белгән кеше югалмас” диюенең дөрес булуына бүгенге вәзгыятькә һәм яшьләргә карап та инанырга мөмкин.

Гөлия Мөгаллимова.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: