“Ярышлар Мордовия башкаласы Саранскида 8-12 сентябрьдә көндезге һәм дистанцион форматта узды. Җиңү өчен 1000гә якын укучы һәм студент, шулай ук 16 яшькә кадәрге үсмер көрәште.
Чемпионатта катнашучылар көчле иде, бәйге бик киеренке булды. Ләкин безнең егетләр булдырды!
Түбә ябу, идарә итү һәм архив белемен документлар белән тәэмин итүдә аларга тиңнәр булмады. Фармацевтика, видеопроизводство, инженерлык дизайны, эчке хәвефләрдән корпоратив яклау, мәгълүмати хәвефсезлек һәм башка компетенцияләрдә безнекеләр бик яхшы осталык күрсәтте.
Җиңүчеләрне, призерларны һәм аларның остазларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Сезгә яңа уңышлар телибез!” — дип язганнар Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең социаль челәтәрдәге битендә.