+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
19 октябрь 2022, 10:20

Яшьләргә - яңа мөмкинлекләр!

Башкортстанда яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы эшлеклеләрне билгелиләр.

Яшьләргә - яңа мөмкинлекләр!Яшьләргә - яңа мөмкинлекләр!
Яшьләргә - яңа мөмкинлекләр!

Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты «Профессионаллар» конкурсына гаризалар кабул иту башлану турында игълан итте. Бу - яшьләр сәясәтенең перспектив эшлеклеләрен ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән һөнәри осталык конкурсы.

Тармак җитәкчеләреннән һәм белгечләрдән тыш, беренче тапкыр конкурста төбәк бизнес-берләшмәләре вәкилләре, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар, хәрәкәтләр һәм берләшмәләр җитәкчеләре һәм әгъзалары да катнаша ала. Төп шарт - яшьләр сәясәте өлкәсендә бер елдан да ким булмаган эшчәнлекнең расланган тәҗрибәсе.

- Быел без традицион конкурс форматын үзгәрттек һәм аны яңа мәгънәләр белән тулыландырдык. Без элекке «хезмәткәр», «белгеч» төшенчәләреннән баш тарттык. Хәзер бәйгедә ел дәвамында яшьләр эшләрен формалаштыруда һәм тормышка ашыруда катнашкан кешеләр, шул исәптән яшь эшкуарлар, җәмәгать эшлеклеләре, яшьләр чараларын оештыручылар һәм операторлар үзләрен күрсәтә ала. Безнең төп максат – тармакның компетентлы командасын формалаштыру, нәтиҗәдә, яшьләр белән эшләүнең яңа дәрәҗәсенә чыгу, – дип сөйләде Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.

Гаризаны 14 ноябрьгә кадәр электрон почтага бирергә мөмкин: rcsppsdm@mail.ru, ә детальләр һәм заявка формасы сайтта бар: https://molodez.bashkortostan.ru/documents/active/446013/.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас