+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
26 октябрь 2022, 06:19

Сәләтле яшьләрне шигърият мәктәбе көтә!

Президентның Мәдәни башлангычлар фонды ярдәме белән Дүртөйле шәһәрендә булдырылган һәм “Шигъри көч Z” проекты кысаларында оештырылган шигърият мәктәбе дәресләре курсы уңышлы тәмамланды. Проектның төп максатларының берсе – татар, урыс, башкорт телләрен саклау. Шуңа күрә курслар өч телдә алып барылды, яшь каләм тибрәтүчеләр өчен үткәрелгән иҗат бәйгеләренә дә әсәрләр өч телдә кабул ителде.

Сәләтле яшьләрне шигърият мәктәбе көтә!Сәләтле яшьләрне шигърият мәктәбе көтә!
Сәләтле яшьләрне шигърият мәктәбе көтә!
Шигърият мәктәбе командасын беренче шәһәр китапханәсе филиалы оештырган яшь авторларның “Дүртөйле шигъриятенең яңа дулкыны” район әдәби конкурсы җиңүчеләре тәшкил итте. Май аеннан сентябрьгә кадәр яшьләр мавыктыргыч уку процессына чумды. Башкортстан һәм Русия әдәбияты мэтрлары: Уфадан – Светлана Чураева, Камил Гремио, Мәскәүдән Александр Чистяков һәм Нелли Копейкина катнашлыгында осталык дәресләре үтте.
Дүртөйледә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Светлана Васикова, Ләлә Мөкминова, Алексей Бичурин, якташыбыз, билгеле журналист һәм шагыйрә Фәния Габидуллина “Сөйләм – гаҗәеп көчле чара”, “Мин үз җанымны шигырьләрдә эзлим”, “Шагыйрьләр булып туалар, ораторга әвереләләр”, “Сүз – төгәл энҗе...” дип аталган мавыктыргыч һәм фәһемле “түгәрәк өстәл”ләр, дәресләр уздырды.
Яшь каләм тибрәтүчеләр Дүрт­өйле шәһәренең “Бөртек” скейт-паркында, “Венеция” җәйге лагеренда һәм Башкортстан башкаласы Уфаның ачык мәйданчыкларында үз иҗат җимешләре белән чыгыш ясады.
Проектта катнашучылар шигырь язуның төп кагыйдәләре, махсус әдәби алымнар турында белемнәрен тирәнәйтте, үзләренең һәм башка­ларның шигырьләрен анализларга өйрәнде, халык алдында чыгыш ясау сәнгате буенча махсус курс узды, осталык дәресләрендә, видеокон­ференцияләрдә актив катнашты, үзләренең шигъри әсәрләрен төрле катлам укучыларга тәкъдим итте һәм иҗатларына профессиональ бәя алды. Эшнең нәтиҗәсе булып “Республика Башкортостан” нәшрият йортының Дүртөйле филиалында “Дүртөйле шигъриятенең яңа дулкыны” дип аталган җыентык бастырылды. Анда шигърият мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең иң яхшы әсәрләре дөнья күрде. Ә күптән түгел мәктәптә чыгарылыш кичәсе оештырылды. Ул бик күңелле узды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары: Дүртөйле районы китапханәләр челтәре директоры Елена Хә­лиуллина, “Шигъри көч Z” проекты авторы һәм җитәкчесе, район үзәк китапханәсенең методик бүлеге баш китапханәчесе Илмира Басимова, проектның партнеры, “Венеция” шифаханәсе директоры Зөлфия Закарина, проектның остазы, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлек­ләре әгъзасы Светлана Васикова, “Мцыри”, “КориФеи”, “Филатов фест” кебек Бөтенрусия әдәби фести­вальләре лауреаты, Русиянең “Лицей” төп әдәби премиясе номинанты Диана Дәүләтбирдина грант язу идеясенең ничек барлыкка килүе, тормышка ашырылуы турында бәян иттеләр. Диана Дәүләтбирдина яшь язучылар белән үзенчәлекле “Күңелдән – күңелгә” дип аталган “тү­гәрәк өстәл” дә үткәрде һәм яңа башлангычлар уңышка китерсен өчен бик мөһим булган серләр хакында сөйләп үтте.
Чарада “Яңа дулкын” шигърият мәктәбен тәмамлаучыларга белем алу турында танытмалар, “Дүртөйле шигъриятенең яңа дулкыны” җы­ентыгы һәм проектның партнеры – Дүртөйле районы хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура, спорт һәм туризмны үстерү комитеты биргән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Дүртөйле балалар музыка мәк­тәбе укучылары бәйрәмне күңелле концерт белән бизәде.
Кичәдә “Шигъри көч Z” проекты чараларын оештыруда зур ярдәм күрсәткән Дүртөйле шәһәре ха­кимиятенә, мәдәният идарәсенә, мәгариф бүлегенә, музыка һәм сәнгать мәктәпләренә, “Кызыл таң” республика, “Юлдаш” район гә­зитләренә, “Хәзинә” республика иҗтимагый оешмасына ихлас рәхмәт белдерелде.
Проект уңышлы тәмамланды, әмма шәһәр китапханәсе каршындагы шигърият мәктәбе эшен дәвам итә. Аның ишекләре иҗат белән мавыгучы барлык яшьләр өчен дә ачык. Дүртөйле киләчәктә Башкортстан яшьләренең шигъри иҗат үзәк­ләренең берсенә әверелер дип ышанабыз!

Ләлә Мөкминова.
Дүртөйле шәһәре.

Фото: А.Әхмәтова.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас