+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
27 октябрь 2022, 12:29

Монда яшьлек үзе яши!

Башалада яшьләр өчен махсус йорт ачылды. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә яза.

Монда яшьлек үзе яши!
Монда яшьлек үзе яши!

"Уфада «Йәшлек House»ны ачуга бер ел вакыт үткән, анда иң якты, креатив, талантлы, төрле карашлы яшьләр җыела, - дип яза ул. - Без аны эшләтеп җибәргәч, андый үзәкләр башка шәһәрләрдә дә кирәк, дигән карарга килдек. Биналар, финанслау чыганакларын эзли башладык.

Безнең Яшьләр сәясәте дәүләт комитеты өч иҗтимагый киңлектә (Уфада - Республика яшьләр социаль-психологик үзәге базасында, Нефтекамада һәм Учалыда) Русия Федерациясе субъектларында яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программалары буенча «Яшьләр өчен төбәк» Бөтенрусия конкурсында катнашу өчен гариза биргән иде. Нәтиҗәдә, Башкортстан 227 883 500 сум субсидия алачак, бу - илнең 42 төбәге арасында дүртенче күрсәткеч.

Яшьләр сәясәте дәүләт комитеты командасын уңышлары белән котлыйм!"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: