+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
29 октябрь 2022, 10:59

Кушнаренко комсомоллары Рейганның "иманын укыткан"

Шуннан соң күп тә тормаган, эшен ташлаган, бахыр...

Кушнаренко комсомоллары Рейганның "иманын укыткан"
Кушнаренко комсомоллары Рейганның "иманын укыткан"

Комсомоллы яшьлеге булганнар бүген шул елларны искә төшерә. Ялкынланып яшәгән чор иде ул!

Барысы да ВЛКСМ сафына басар өчен Устав ятлаудан башлана. Анда шундыйрак бурычлар куела:

"- добросовестный труд на благо общества: кто не работает, тот не ест;
- забота каждого о сохранении и умножении общественного достояния;
- высокое сознание общественного долга, нетерпимость к нарушениям общественных интересов;
- коллективизм и товарищеская взаимопомощь: каждый - за всех, все - за одного;
- гуманные отношения и взаимное уважение между людьми: человек человеку - друг, товарищ и брат;
- честность и правдивость, нравственная чистота, простота и скромность в общественной и личной жизни;
- взаимное уважение в семье, забота о воспитании детей;
- непримиримость к несправедливости, тунеядству, нечестности, карьеризму, стяжательству;
- дружба и братство всех народов СССР, нетерпимость к национальной и расовой неприязни;
- непримиримость к врагам коммунизма, дела мира и свободы народов;
- братская солидарность с трудящимися всех стран, со всеми народами".

Комсомол комитеты алдында җавап тотканда хәтергә генә түгел, күңелгә дә беркетелгән бу сүзләр - безнең яшәү рәвеше. Әмма аңа каршы төшүчеләр бар. Алар - Америка капиталистлары. Нигә алар безнең илне шулай күрә алмый, үзләрендә - эшсезлек, урам тулы сукбайлар, кара тәнлеләргә көн юк... Вәт, якаларыннан тотарга!

Мәктәпнең комсомол комитетында бу хакта "зык кубып" диспутлар оештырабыз, аларны яшәргә өйрәтәбез, самолет булса, очып барып өйрәтергә дә әзер инде үзебез. Тукта, нигә мәшәкатьләнеп барып йөрергә, әйдәгез, бу хакта Американың ул вакыттагы кырыгынчы президенты Рональд Рейганга хат язабыз, дигән уй туды беркөн!

"Неуважаемый товарищ Рейган! Мы - комсомольцы Карача-Елгинской средней школы Кушнаренковского района БАССР..." Ну, теттек тегенең тетмәсен! "Без - Зоя Космодемьянская, Олег Кошевойлар нәселеннән, булашып та тормагыз, куркыта алмассыз, үзегезнең илне уйлагыз, анда күпме изелгән халык яши, болай барса, Америкагыз белән хәерчелеккә батачаксыз..." Күп инде анда язылганнар - Рональд абзаң утырып еларлык.

Хатны "Комсомольска правдага" юлладык, анда адресын беләләрдер, диештек.

Бераздан җавап килеп төште. "Уважаемые товарищи комсомольцы! " дип башланган хатта безгә ялкынлы сәламнәр, һәм, иң мөһиме, хатның тиешле адреска җибәрелүе турында язылган иде.

Шуннан соң күп тә үтмәде, Америкада президент алышынды. Шушы уңайдан без комсомол комитеты утырышы үткәрдек һәм бер-беребезнең кулларын кысыштык.

ВЛКСМның Туган көне белән, иптәшләр!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: