Бүген Уфада "Юлдаш plus" милли яшьләр фестивале-2022 кысаларында матбугат конференциясе узды. Чарада республика яшьләре җыелган иде.
"Юлдаш Plus" - бик күп яшь җырчылар һәм алып баручылар мәйданы. Ул 2014 елда ачылды. Биредә яшьләр тамашалар алып бару, сәхнәдә чыгыш ясау буенча тәҗрибә туплый. Һәр айны радио коллективы хит-парад җиңүчеләрен ачыклый.
Быел фистивальнең йомгаклау чарасы 22 декабрьдә узачак. Проект республика Башлыгы гранты ярдәмендә тормышта ашырыла. Ул туган телендә төрле юнәлештә иҗат итүче яшь талантларны ачыклауга юнәлтелгән. Атап әйткәндә, их яхшы ел җырчысы, шагыйре, блогеры, композиторы ачыклана. Бүген фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаучылар ачыкланды.
Бәйгедә 12 номинация бар, анда 18-35 яшьлекләр катнаша. Фестивальдә катнашырга 100дән артык гариза тапшырылган.