+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
23 ноябрь 2022, 11:00

Яшьләр сәясәте бездә ничек гамәлгә ашырыла?

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәте утырышын уздырды, анда яшьләр сәясәте инфраструктурасын модернизацияләү мәсьәләләре тикшерелде.

Яшьләр сәясәте бездә ничек гамәлгә ашырыла?
Яшьләр сәясәте бездә ничек гамәлгә ашырыла?

- Яшьләр саны буенча республикабыз Идел буе федераль округында - беренче һәм Русиядә - җиденче. Төбәктә 1 миллионнан артык яшь кеше яши. Бу Башкортстан халкының өчтән бере диярлек. Бездә 177 яшьләр үзәген берләштерүче 65 профильле учреждение эшчәнлек алып бара. Яшьләр сәясәте органнарында һәм учреждениеләрендә 1500дән артык белгеч эшли, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров. - Быел безнең яшьләр Бөтенрусия һәм округ чараларында шактый югары нәтиҗәләргә иреште. Бөтенрусия форум компаниясе кысаларында без 38 миллион сум акча җәлеп итә алдык. "Яшьләр өчен төбәк" программасы кысаларында безнең республика киләсе елда 228 миллион сумга якын акча алачак.

Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук муниципалитетлар һәм ведомстволар өчен төп күрсәткечләр системасы аша яшьләр сәясәте инфраструктурасын модернизацияләү буенча тәкъдим кертте. Төп юнәлешләр арасында - яшьләрнең эш һәм ял итү өчен уңайлы урыннарга ихтыяҗ һәм муниципалитетларда яшьләр үзәкләрен реновацияләү; яшьләр белән эшләү буенча белгечләрнең өстәмә профиль ставкаларын кертү һәм белгечләрне укыту; заманча форматта системалы чаралар үткәрү һәм яшьләр белән аңлашыла торган телдә аралашу.

Сыйфатлы үзара бәйләнешне тәэмин итү өчен бердәм карашлар һәм нәтиҗәлелек критерийлары кирәк. Яшьләр белән нәтиҗәле эш кору мәсьәләсен хәл итү сыйфатында муниципаль берәмлекләр һәм төбәк ведомстволары өчен төп күрсәткечләр системасы тәкъдим ителде. Бу өстенлекле юнәлешләргә басым ясарга, проблемалы мәсьәләләрне теркәргә һәм ситуация үсешен фаразларга мөмкинлек бирәчәк.

Ведомство тәкъдим иткән төп күрсәткечләр системасы өч төп блокны үз эченә ала:
яшьләр үсеше өчен инфраструктур шартлар тудыру;
яшьләрне федераль, республика проектларына һәм локаль яшьләр берлекләре эшчәнлегенә җәлеп итү; максатлы аудиторияләр белән профильле эш аша патриотик кыйммәтләрне трансляцияләү.

Төп күрсәткечләр системасында социология каралган, ул яшьләр белән эшләүнең, аерым алганда, бүгенге буынның төп кыйммәтләрен тормышка ашыруның нәтиҗәлелеге динамикасын күрсәтәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: