-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
4 декабрь 2022, 17:20

"Булдырырмын барыбер - булырмын "текә" барбер!"

Унөч яшьлек Нурисламны урамга уйнарга чакырмыйлар, аның янына салонга киләләр.

"Булдырырмын барыбер - булырмын "текә" барбер!"
"Булдырырмын барыбер - булырмын "текә" барбер!"

Уфадан Нурислам Кәлимуллин - үзенчәлекле малай. Мәктәптән соң ул барбершопка эшкә ашыга. Аның күңеленә балачактан ук эшкуарлык орлыгы салынган, күрәсең. Каникулларда яшүсмер туп тибеп йөрми, ә металл җыеп тапшыра, яшь эшкуарлар өчен балалар лагерена йөри, кайда һәм ничек акча эшләп алу турында уйлана.

"Әнием дә матурлык өлкәсендә эшли, шуңа күрә мин кешеләрне матурлауны күзәтергә яраттым. Мин шулай ук барбер (чәчтараш) эше белән һәрвакыт кызыксындым – бу бөтенләй икенче мохит, матур атмосфера. 12 яшемдә әни мине барбершопка алып килде. Без аңа нигез салучы Никита Васейкин белән сөйләштек, мин аңа барбер булып эшләргә теләгәнемне әйттем. Нәтиҗәдә, мине укуга алдылар", - дип сөйли Нурислам.

Бер ай малай стильле образлар тудырырга өйрәнә, шуннан соң имтиханны уңышлы тапшыра һәм дипломлы белгеч була. Хәзер инде Нурислам стажер булып эшли, аңа 14 яшь тулгач, ул рәсми рәвештә эшләячәк.

Аның сүзләренә караганда, кайбер клиентлар гаҗәпләнә һәм аларны ниндидер бер малай хезмәтләндерүгә хәтта ризасызлыкларын белдерә. Әмма соңыннан аңа улларын да алып килүчеләр бар икән.

Хәзер Нурислам укуына да, эшкә дә өлгерә. 18 яшендә ул шәхси барбершоп ачарга хыяллана, "Барыбер булдырачакмын!" - ди.

Исеме нурлы, җисеме дә якты булсын баланың!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: