+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
9 декабрь 2022, 10:24

Авыл яшьләре шәһәргә килгәч үзгәрәме?

Сәбәп нәрсәдә?

Яшьләрнең шәһәргә китүенең беренче сәбәбе, әлбәттә, аларның укырга керүе белән бәйле. Күпләренең укып, диплом алгач та шәһәрдә калуы гаҗәп түгел.

Әлбәттә, шәһәргә килгән яшьләр үзгәрә. Чөнки шәһәр үзе үзгәрүне таләп итә. “Юк, мин үзгәрмәячәкмен, бу мөмкин түгел”, – дип уйлаучылар да аз түгелдер. Ләкин бу ялгыш фикер. Кеше үзе теләмәсә дә, мохит үзгәртә. Моны яшьләр үзләре дә сизмәскә мөмкин. Шәһәрдә кешенең тышкы кыяфәте, ягъни кием-салымы гына түгел, ә эчке халәте дә үзгәрә. Билгеле, егетләр һәм кызлар арасында уйларымны, минем эчке торышымны бернәрсә дә үзгәртә алмый, барысы да үземә бәйле, дип уйлаучылар да бар. Монысы да ялгыш фикер. Яшьме син, өлкән кешеме, авылдан яшәргә яки озак вакытка килгән кешенең үзгәрүен шәһәр үзе таләп итә. Башкача мөмкин түгел.
Минемчә, шәһәрнең үз ритмы бар, кешеләр аңа буйсынып яшәргә мәҗбүр. Урамдагы ыгы-зыгы, эштәге яисә укудагы киеренкелек безне әсир итә. Һәрвакыт кайдадыр ашыгабыз. Шәһәр тормышы шулай.
Театр, кино, спектакль тамашалары да кешене үзгәртә, чөнки, авылда андый шартлар чикле. Болар кешенең эчке халәте үзгәрүгә дә китерә.
Кешенең яхшы яки тискәре якка үзгәрүе, биредә холкы, тәртибе, карашы үзгәрүенең асылы, минемчә гаилә тәрбиясенә дә бәйле. Күзәтүләрдән чыгып әйтә алам: әти-әни белән бала арасында үзара ышануга корылган мөнәсәбәт, яхшы тәрбия һәм әти-әни абруе булса – яшь кеше шәһәргә киткәч тә үзе булып кала. Шәһәрдәге начар гадәтләр аны җәлеп итә алмый. Һәм киресенчә, өйдә “йодрык тәрбиясе” белән үскән бала, авылдан киткәч, иректә “ычкынучан”.
Начар юлга басу турында сүз алып барганда, ата-ана йортыннан чыгып киткәч тә, малайлар һәм кызларның кулга тәмәке алуын, хәзерге вакытта популяр булган вейп һәм айкос тарта башлавын, спиртлы эчемлекләр белән мавыгуын күз уңында тотам.
Электрон сигаретлар темасына да тукталып китик. Чөнки авылда мондый яман гадәттән ерак торган яшьләрнең дә шәһәргә килгәч өлкәннәрнең шушы үрнәгенә иярүе проблема тудыра. Яшьләр хәзер электрон тәмәкене бина эчендә дә тарта, оялып тормый. Хәтта, еш кына “Алар үз өйләрендә дә шулай кыланамы икән?” дигән сорау туа. Әйе, электрон сигарет, вейп, айкосларның исе начар да түгел кебек. Ә анда күпме агулы газ? Ләкин яшьләрнең бу “татлы” тоелган зарарлы төтенле сигаретларны бина эчендә тарту хокукы бармы? Юк, әлбәттә. Беренчедән, бу хәл башка кешеләрне санга сукмауга, тәрбиясезлеккә керә. Тәрбия хакында сөйләп торасы юк, чөнки хәзер яшьләр генә түгел, хәтта ата-аналар да шул вейпларны авызыннан төшерми. Элек уку йортларында студентлар тәмәкене яшеренеп тартырга тырышкан. Ә хәзер нәрсә күрәбез? Олылардан да оялмыйча, тәнәфес вакытында университет, колледж каршында төтенләп торалар. Мондый мәгънәсезлеккә, минемчә, өлкәннәр үрнәге сәбәпче. Еш кына шундый күренешкә тап булганым бар. Преподаватель лекция укый да, тәнәфес башлангач, 5-10 минутка чыгып китә... Ул кергәч аның тәмәке исе аудиториягә тарала. “Миңа эссе бит”, – дигән сылтау белән тәрәзәне ачып куя. Әйе, бәлки аңа эсседер дә, ләкин ул бит үзенең тартканын яшерергә тырышып тәрәзәне ача. Укытучыга зур хөрмәт күрсәтелүен күреп үскән авыл баласы өчен бу хәл бик яхшы “үрнәк”. Тагын да куркынычы – “тәмәке”ле тәнәфесләргә кызлар да өйрәнеп китте. Сиңа белем бирүче преподаватель кичәге авыл баласына шундый үрнәк күрсәткәч, алар нәрсә эшләсен?
Шәһәрдә тормыш чыныгуы алган, эшкә өйрәнеп “кеше булган” яшьләр дә аз түгел. Димәк, аны шәһәр җиле сындырмаган, “рәхәт тормыш”ка ымсындырмаган. Танышларым арасында шәһәрдә үз бизнесын ачучылар да аз түгел. Шунысы бар, еш кына алар туган авылларына кунакка кайтса, урамда утырган әбиләрдән “Шәһәргә китте дә, әллә кем булды, борынын чөеп йөргән була”, – дигән сүзләр ишетелә. Әлбәттә, гадел бәя түгел. Алда әйткәнемчә, бер-ике ел элек авылдан чыгып киткән егет яки кызның язмышы әллә ничек үзгәрергә мөмкин. Билгеле, авыл кешесе белән шәһәрдән кайтучы арасында аерма бар. Басынкы, тыныч кына холыклы яшь кешене шәһәр тормышы гына түгел, сайлаган һөнәре дә үзгәртергә мөмкин. Характеры тамырдан үзгәреп, җитдиләнеп, хәтта бераз олыгаеп киткән дусларымны күз алдына китерәм дә, аларда бит ихтыяр көче дә зур, дип горурланып куям.
Күпләребез барыбер күңелдә шул тыйнак авыл баласы булып кала. Бергә укыган ахирәтемне мисал итеп китерим әле: беренче курска килгәндә шундый тыйнак, чит кеше белән артык аралашмаучы, клубларга, дискотекаларга йөрмәүче кыз – һаман да шундый тыйнак, гади, саф авыл баласы. Ул кызның язмышын да, үзенең киләчәктә кайсы якка үзгәрәсен дә бөтенләй күзаллап булмый. Аның башкалабыздагы уку йортында 4 ел укып һаман да сабый бала халәтендә калуы, бер яклап, сокландыра. Кайсы мохиттә дә үзең булып, үз йөзеңне саклап калу кешенең үзенә бәйле, минемчә. Белмим, чын шәһәр кешесе булу өчен шушы мохиттә туарга кирәктер ул. Ирексездән, кемдер әйткән сүзләр искә төшә: “Кешене авылдан алып чыгып була, ә авылны кеше күңеленнән алып булмый”. Хак сүзләр. Чөнки авылда туып, авыл мохитендә тәрбияләнгән кеше киләчәктә нинди һөнәр сайлап, кайда гына яшәмәсен, күңеле белән ул шул ук гади авыл баласы булып калачак. Мин шулай уйлыйм.

Эмма Мифтахова,
БДПУ талибәсе.

Электрон сигаретларны 2003 елда Кытайда уйлап табалар. Гадәти тәмәкедән аермалы буларак, аның төтене табак янудан түгел, сигарет эчендәге махсус сыекча янудан барлыкка килә. Нәтиҗәдә, аны тартучы кеше төтен түгел, ә пар сулый. Мондый сигаретларга “тәм өстәү” өчен төрле зарарлы химик матдәләр кушыла. Бу сигаретлар кешенең кан басымын күтәртә, аны йөрәк-кан тамырлары чиренә дучар итә. Сулыш юллары, үпкә чирләре, нигездә, әлеге зарарлы мат­дәләрне сулауга бәйле. Төтен составындагы канцеро­геннар – төрле онкологик авырулар башлангычы. Мәсә­лән, электрон сигарет тартканда бүленеп чыккан төтен составындагы акролеин матдәсен беренче Ватан сугышында химик корал буларак кулланганнар.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: