+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
21 декабрь 2022, 09:29

“Тәңребез тиң итеп яраткан ярмы без?”

Никахка кадәр бергә яшәү гөнаһмы?

“Тәңребез тиң итеп яраткан ярмы без?”
“Тәңребез тиң итеп яраткан ярмы без?”
– Әти, әни, без бергә яшәргә уйладык! Никахсыз...
– Никахны кайчан укытабыз, улым? Инде күптән танышсыз шикелле. Гөлназ да матур, сөйкемле генә кыз. Ә?
– Әни, без әле ул турыда уйламадык. Без башта бергә яшәп карарга булдык, ә никахны соңыннан эшләрбез, бәлки.
– Ә?! Ни бу? Ничек инде? Алай рөхсәт ителми бит, улым. Гөнаһ бит бу...
– Әти, әни, нәрсә сөйлисез инде?! Ул сез яшь чакта шулай иде, һәр ят, заманча нәрсә – “гөнаһ” яисә “хәрам”. Безнең вакытта бу нормаль дип санала. Бер-беребезне яхшырак белү өчен әйбәт бу...

Әйе, хәзерге тормышыбыз бик үзгәрде. Яңа техно­логияләр, яңа тенденция­ләр, яңа тәртипләр, яңа гадәтләр – барысы да үзгәрде. Ул гына да түгел, үзгәрешләр яшьләр­нең тормышка карашын да тамырдан үзгәртте.
Ата-бабаларыбыз чорында булган күп кенә гореф-гадәт­ләрне яшьләр онытып бара яисә “өстен-өстен” генә хөрмәт итә. Аларга бөтенләй буйсынмаганнар да бар. Шундыйлар арасыннан “чүпләп” алыйк берсен. Әйтик, егет белән кызның туйга яисә никахка кадәр бергә яшәве. Яки, заманча әйткәндә, “гражданлык никахы”.
Иң элек әлеге төшенчәнең нәрсә аңлатуын карап үтик.
“Гражданлык никахы” тө­шен­чәнең аңлатмасы хәтта Гаилә кодексында да юк. Бары тик ЗАГС органнарында бил­геләнгән тәртиптә теркәл­гәне генә никах булып таныла. Ә әлеге төшенчә кеше сөйлә­мендә генә кулланыла. Мондый никахны төрлечә атарга мөмкин: бергә яшәү, “фактик никах”, теркәлмәгән никах.
Гомумән, мөселман илләре һәм Ислам күзлегеннән караганда, бу гамәл тыела. Ни өчен? Чөнки никахсыз кешеләр – бер-берсе өчен чит, һәм бу рөхсәт ителми.
Әмма бу күренеш хәзерге вакытта бик популяр дисәң дә була. Чөнки күпчелек яшьләр “заманча”, “Көнбатыш илләре манерасында” яшәргә омтыла. Бу – шундый бер тенденция. Һәм без яшәгән төбәктә дә бу бар. Күп кенә парлар берничә ел “йөриләр”, бергә фатирда торалар яисә бөтенләй егет яки кызның гаиләсе белән бергә яшиләр. Әмма ни өчен­дер өйләнешмиләр. Берничә парны карап үтик.
Ләйлә белән Урал мәктәп елларыннан алып бергә, бик матур, сөйкемле пар... Кызганычка каршы, бүген инде алар бергә түгел. 7 елдан артык бергә булдылар, матур итеп йөрделәр. Шул вакыт эчендә аларның гаиләсен, туганнарын, дусларын бер сорау борчыды: “Кайчан өйләнешәсез?” Алар бу сорауга озак кына җавап бирмәде, узган елда гына Урал Ләйләнең кулын сорады. Барысы да туйга әзер­ләнә башлады. Шундый күңел­ле, матур мизгелләр, тик...
“Никах булмый! Туе да кирәк түгел!” Ничек?.. Башта моны берсе дә аңламады. Соңыннан гына билгеле булды: дөрестерме-түгелме, белмим, тик алар бергә яшәп караган һәм шунда Урал Ләйләгә кул күтәргән. Беренче мәр­тәбә... Шул җиткән. Бу ачыклангач, барысы да Ләйлә гаепле, дип уйлаган, янәсе, мөгаен, ул хыянәт иткәндер. Бик матур башланган хисләр шулай ямьсез тәмамланды, кызганыч.
Хәзер аларның һәркайсы­ның үз тормышы. Урал вакытын тиккә уздырмады. Кыска вакыт эчендә өйләнде. Баласы туды. Ләйлә дә үз бәхетен тапты кебек. Ләкин аның икенче яртысының гаиләсе никах таләп итә, сузмаска куша. Әлегә алар бергә яши, озакламый никахлары булыр дип уйлыйм.
Бу никахка кадәр бергә яшәүнең “плюсы” булды, миңа калса. Чөнки кеше беренче күрешүдә, очрашуларда – бер төрле, ә көндәлек тормышта икенче булырга мөмкин. Очрашкан вакытта син кешене берникадәр идеаллаш­тыра­сың, ул синең өчен барлык яктан да килгән, кимчелексез кебек тоела. Әмма кешенең гамәлләре күп вакытта “обстановка”га, ягъни тирә-як мохиткә бәйле.
Икенче очракны миңа әни сөйләгән иде. Бу – авылда бул­ган хәл. Билгеле булуынча, халыкта “димләү” күренеше бар. Аның мәгънәсен күп кеше аңлый. Бары шуны әйтеп узыйк: ул сүз “дин бер”, димәк, сезне өйләндереп була, ди­гәнне аңлата.
Марат белән Нәфисә бер авылдан, гаиләләре дус, кеч­кенәдән бергә уйнап үскәннәр. Аларның гаиләләре, әлеге дуслык элемтәләрен тагы да ныгытырга ниятләп, балаларын өйләндерергә уйлый. Баштагы вакытта барысы да яхшы була. Алар никах укыта, ЗАГСта теркәлә. Уллары туа. Ләкин мәхәббәт дигәне юк дәрәҗә­сендә була. Алар күп талаша-тавышлана башлый, бергә яшәми, хәтта хыянәткә дә баралар. Күп тә үтми, алар аерылыша. Бала әнисе белән кала. Әтиләре күрешергә еш килә, аларга булышып йөри.
Уйлавымча, Марат белән Нәфисәдән сораучы да булмаган: алар ризамы – юкмы. Ләкин ике арада мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт булмаган пар бергә озак яши алмый.
Бу ике очракны карап үткәч, тагы берничәсе искә төшә. Алар да шушы хәлләргә бик тә охшаш. Тик кайбер моментлары гына үзгә булырга мөм­кин. Уйлавымча, сезнең янә­шәдә дә андый хәлләр җи­тәрлек.
Барысын бергә туплап, бөек урыс шагыйре Михаил Лермонтовның сүзләрен ките­рәсем килә: “Башка гасыр, башка холык”. Урысчасы: “Век иной, иные нравы...” Димәк, вакытлар уза, тормыш агышы, гореф-гадәтләр үзгәрә булып чыга?
Нәтиҗәне, хөрмәтле гәзит укучылар, һәркайсыгыз үзегез ясыйсыз. Минем уйлавымча, бу мәсьәләдә бертөрле җавап юк. Аны һәркем үзе хәл итә.

Илнара ГАНИЕВА,
БДПУның 4нче курс студенты.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: