Кыш күптән үз хокукларына керде, барлык дөньяны ап-ак шәлгә урады. Үзе белән ул ачы суыкларны да алып килергә онытмады. Ләкин без, студентлар, салкыннардан курыкмыйбыз, ә менә сессиядән, имтихан-зачетлардан куркабыз...
Әлбәттә, ул куркыныч укуына битараф булмаган, сабакларга әзерләнеп йөргән студентларга янамый, чөнки ул белемнәрне тикшерү өчен булдырылган гадәти контроль эш кенә. Әмма бу эшләргә кадәр булган барлык “койрыклар”ны тапшырып өлгерергә кирәк, ә алар – күп студентларның тугры, “иярчен дусты”. Башта зачет атнасына әзерләнергә кирәк, ә алга таба иң куркынычы – имтиханнар! Монысы да әзерләнмәгән кешегә генә куркыныч, әлбәттә. Шулай да кайбер студентларны яклашып, шуны да әйтеп үтәсе килә: хәзер күп кенә яшьләр, әти-әниләренә авырлык тудырмас өчен, уку белән беррәттән, эшләп тә йөри, һәм укудагы “бушлыклар” шуның белән аңлатыла. Шуңа да уку белән эш арасында алтын урталыкны табарга кирәк.
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студенты буларак, мин үзебездәге сессия системасы мисалында язам, чөнки башка уку йортларындагыдан ул бераз аерыла. Без, мәсәлән, зачет һәм имтиханнарны Яңа ел алдыннан бирәбез, һәм аннары гыйнварда тыныч күңел белән ике атна тирәсе ял итәбез. Монысы – әгәр дә барлык зачет-имтиханнарны да тапшыра алсаң, әлбәттә. Югыйсә, ялларда имтиханны кабат тапшырырга әзерләнүләр көтә. Ә башка югары уку йортларында студентлар бәйрәм алдыннан башта зачетлар бирә, һәм якынча атналык яллардан соң гына гыйнварда имтиханнар тапшыра, аннары тагын бераз каникулларга китә. Миңа калса, безнең уку йортындагы система уңайлырак, чөнки кемнең бәйрәмнәрдән соң имтиханнарга әзерләнәсе килсен инде?!
Сессиянең ничек һәм кайчан узуына карамастан, асылы һәрвакыт бер – бу һәр студент өчен, хәтта яхшы әзерләнгәненә дә, дулкынландыргыч мизгел. Зачетлар атнасы – имтиханнарны бирү алдыннан беренче баскыч. Монда бераз җиңелрәк, чөнки кайвакыт “автомат” зачет алырга мөмкинлек бар. Әгәр дә син барлык парларга йөргән, семинарларда актив катнашып, барлык биремнәрне үтәгән булсаң, сиңа уңыш елмаюы ихтимал. Яки үткән материал буенча тест үтәргә бирергә мөмкиннәр. Ә калган очракларда бу – әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез укыган чорга да хас булган контроль эш төре. Һәм барлык зачетлар да шулай диярлек уза. Әгәр зачетны бирә алмасаң, димәк, бәхет синнән качты, чөнки аңа яңадан әзерләнергә кирәк, ә бу – имтихан алдыннан өстәмә мәшәкать. Шуңа күрә барысын да вакытында укып, тапшырып өлгерү бик мөһим!
Аннары инде имтиханнар көтә! Гадәттә, алар зачетлар кебек күп түгел, ләкин күбрәк укырга, белергә мәҗбүр итә. Ә аларга әзерләнү чоры – үзе бер маҗара, мәрәкә. Йокы алдыннан җавапларны мендәр астына кыстырып ятулар, кичен “Халява, кил!” дип кычкырулар – үзе бер тылсымлы ритуал. Кемдер тырышып ятлый, кемдер Аллаһ ярдәменә ышана. Имтихан көнне кайбер студентларның билетны ничек сайлавы турында юмористик хикәя язарга була. Ләкин яхшы өйрәнгән билет эләксен дип, ничек кенә тырышсаң да, барыбер (закон подлости!) начар белгәне эләгәчәк. Кабатлап әйтәм: әгәр тиешле рәвештә әзерләнмәгән булсаң, сине шундый язмыш көтә!
* * *
Коры бәян итүгә бераз җанлылык кертеп җибәрер өчен танышым, безнең университетның соңгы курсын тәмамлаучы кыз белән блиц-интервью тәкъдим итәм. Анда Гөлшат үзенең беренче һәм соңгы сессияләренә ничек әзерләнгәне һәм нинди хисләр кичергәне турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
– Хәерле көн, Гөлшат! Исеңә төшер әле, беренче курстагы сессияң ничек узган иде? Курыктыңмы?
– Сәлам! Сессия алдыннан куркып йокламаган төннәр дә булгалады. Өлкән курс студентлары да котны алып бетергән иде. Аны беренче тапкыр биргәч кенә, бер куркыныч нәрсәсе дә юк икән, дип, һуш җыйдык. Иң мөһиме – алдан яхшылап әзерләнергә, дәресләрне калдырмаска, уку елы барышында тырышырга кирәк.
– Студентлар арасында яшәп килүче “авось”ка, сынамышларга, хорафатларга ышанып, әзерләнми барган чаклар булдымы?
– Без иртәгә имтихан бирәсе көнне гел “Халява, кил!” дип кычкырып йокларга ятабыз. Беренче курста мин үзем нык ышана идем ул хорафатларга. Мендәр астына йоклар алдыннан җавапларны да сала идем. Бишенче курска җитеп, һаман “Халява, кил!” дип кычкырабыз. Бер җырны да традицион ярдәмче итеп сайладык. Моның өчен аны җавапларны ятлаган вакытта, төнгелеккә һәм имтихан алдыннан тыңларга кирәк.
От сессии до сессии
Живут студенты весело.
А сессий всего два раза в год!
Шөкер, моңа кадәр барлык зачетларны да, имтиханнарны да “бишле”ләргә генә бирдем. Бераз әзерләнмәгән вакытлар да булды, әлбәттә, анда инде теге “Халява” коткаргандыр...
– Син инде соңгы курсны тәмамлыйсың. Азаккы сессияләр диярлек. Хәзер инде курку хисе онытылгандыр да?
– Юк әй, әле дә нигәдер куркыта, чөнки элек әзерләнергә дә вакыт күп иде, ә безнең әле яңа гына практика тәмамланды, сессия да килеп җитте. Шулай да тапшыра алырмын дип ышанып калам.
– Җавапларың өчен рәхмәт! Ни пуха, ни пера!
– К чёрту!!!
* * *
Күрүегезчә, ничәнче курста укуына карамастан, сессия алдыннан һәр студент бераз дулкынланып һәм каушап кала. Әмма бу куркыныч халәт түгел, кеше организмының саклану реакциясе генә. Чөнки яхшылап әзерләнсәң, чыннан да, курку өчен бер сәбәп тә юк. Шуңа тырышып укырга гына кирәк!
Сессияләргә карамастан, студент еллары – ул беркайчан да әйләнеп кайтмаячак яшьлек чоры. Бу – ачышлар, кызыклы очрашулар һәм яңа танышулар вакыты. Искиткеч энергия, яңа белемнәр алуга омтылу белән тулы аерым чор. Һәм сессия шушы чорның белемнәрен сынаучы вакыт кына. Әйдәгез, барлык студентларга якынлашып килүче сессияләргә тырышып әзерләнүен, тик яхшы билгеләргә тапшыруын телик һәм килеп җиткән Яңа ел белән котлыйк!
Эльвина МОРТАЗИНА,
БДПУның 4нче курс студенты.
P.S. Сәгать төнге уникедән соң очраклы рәвештә генә тулай торак тирәсеннән үткәндә сезгә студентларның "Халява, кил!" дип кычкыруын ишетергә туры килсә, белеп торыгыз: иртәгә аларның имтихан тапшырасы бар! Уңышлар теләгез аларга! Һәм җиңел сораулы билетлар!