+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
20 гыйнвар 2023, 10:26

Йон оекбаш белән хыялына атлый

Ә ата-анасы ярдәм итүдән баш тарта.

Йон оекбаш белән хыялына атлый
Йон оекбаш белән хыялына атлый

Уфада яшәүче 13 яшьлек Лиза электр гитарасына акча эшләү һәм чын музыкант булу өчен йон оекбашлар сата.

Кыз һәрвакыт гитарада уйнарга теләгән, ә әти-әнисе аңа уен коралын үз көче белән сатып алырга кушкан. Кыз килешкән.

Әүвәл Лиза яшерен генә әтисе гитарасында уйнаган, тик соңыннан талантны үстерү өчен яңа гитара кирәк булган. Аны сатып алу өчен кыз сарык йоныннан оешкбашлар бәйләп сата башлаган.

Инде акчасы ярыйсы ук җыелган, электр гитарасын сатып алу көне якын гына.

Социаль челтәрдә бу хакта бәхәс бара. Берәүләр ата-ананы кызларына акча кызганмаска чакыра. Ә берәүләр аларны яклый һәм Лизаны мактый. Ә сез нинди фикердә, дуслар? Кызыгызны оек бәйләп сатарга күндерер идегезме, әллә гитараны алып бирер идегезме?

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: