+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
25 гыйнвар 2023, 10:12

Хыялларыгызга хыянәт итмәгез!

25 гыйнвар – Студентлар көне.

Хыялларыгызга хыянәт итмәгез!
Хыялларыгызга хыянәт итмәгез!
Халыкара студентлар көне бөтен дөньяда 17 ноябрьдә бәйрәм ителүгә карамастан, Русия студентлары (хәер, Советлар Союзының барлык элекке республикалары студентлары кебек үк) үзләренең төп бәйрәме итеп 25 гыйнварда билгеләнүче “Татьяна көне”н саный. 2005 елда, нәкъ 25 гыйнварда, Русия Президенты “Русия Студентлар көне турында” Указга кул куйды. Күп газаплар күргән изге Татиана XVIII гасырдан бирле безнең илдә студентларны яклаучы буларак санала. Христианнар укуда авырлыклар булмасын өчен аңа багышлап дога кыла, шәмнәр кабыза. Моннан тыш, бу көндә, кагыйдә буларак, кышкы сессия тәмамлана! Шуңа күрә студентлар өчен бу икеләтә бәйрәм. Ничек инде аны билгеләмәскә мөмкин?!

Әлеге бәйрәмнең тарихы, Русия студентлар көне буларак, 1755 елда башлана, ул вакытта Русия императрицасы Елизавета Петровна “Мәскәү университеты – ике гимназиядән төзелгән беренче Русия университеты турында” указга кул куя. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Мәскәү университетына нигез салган генерал-адъютант һәм меценат Иван Иванович Шувалов ул вакытта императ­ри­цаның фавориты булган. Указны имзалау көнен ул очраклы гына сайламаган – Татьяна исемле әнисенә гадәти булмаган бүләк ясарга теләгән. “Сиңа университет бүләк итәм”, – дип килә ул аның янына.
“Татьяна көне”ндә студентлар бәйрәме тантаналы рә­вештә узган, аны башкалада гына билгеләгәннәр. Университет чиркәвендә гыйбадәт кылу тәмамлангач, барысы да тантаналы җыелышка барган, анда ректор чыгыш ясаган һәм иң яхшы укучыларга бүләкләр тапшырылган. Җыелыштан соң – банкет, аннары күңел ачу чаралары оештырылган. Анда студентлар гына түгел, профессорлар да катнашкан.
Бөтенрусия дәрәҗәсендә бәйрәм Николай I 25 гыйнварда мәгариф оеш­маларының яңа төрен гамәлгә кую турындагы актны имзалау турындагы Указга кул куйганнан соң барлыкка килә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Русия студентлары көне һәрвакыт тантаналы һәм төрле чараларга бай бәйрәм булган. Бу көнне студентларга берәү дә кисәтү ясамаган һәм аларны чикләмәгән.
Бүген Студентлар көне бу кадәр үк зурлап билгелән­мәсә дә, яшьләргә бу көнне игътибар шактый зур. Бүген республикада 27 югары уку йорты бар. Шуларның 23е – дәүләт учреждениесе булса, 4се – шәхси уку йорты булып исәпләнә. Республикада барлыгы 97613 студент бар. Шуларның 51087се көндезге бүлектә, ә калганнары читтән торып укый.
Башкортстан озак еллар инде Русиянең яшь төбәк­ләренең берсе булып санала. Бездә яшьләр саны, чыннан да, илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, күбрәк. Шулай булгач, әлеге бәйрәмне билгеләүчеләр дә бик күп.
Студент тормышы, озын-озак лекцияләр, катлаулы сессияләрдән тыш, бик чагу, кызыклы булуы белән дә аерыла. Республика студентлары ил һәм халыкара дәрәҗәдә үткән ярышларда призлы урыннар яулый, үзләрен төрле өлкәдә чын белгеч итеп күрсәтә. Моннан тыш, соңгы елларда бик кирәк булган волонтерлар башлангычында да, билгеле булуынча, студентлар төп рольләрне үти.
Акыллы, булдыклы, талантлы яшьләребез белән горурланабыз! Аларның киләчәге дә матур, якты булсын иде. Кемнәр әле имтиханнарын тапшырмаган, аларга уңышлар телибез. Әйткәндәй, сессия вакытында студентлар бик нык дингә тартыла һәм төрле имеш-ми­мешләргә ышана, дигән мәзәк тә бар. Мәсәлән, тәрәзәдән “зачетка”сын чыгарып, “Халява, кил!” дип кычкырган студентны күрсәгез, аңа шунда ук: “Мин инде юлда!” – дип җавап бирегез. Студентлар шушы сүзне ишетү имтиханнарда “бишле” алуны аңлата, дип ышана.
“Татьяна көне”ндә студентлар “зачетка”ның соңгы битенә торбадан төтен чыккан авыл өен төшерергә дә ярата. Төтенне мөмкин кадәр озынрак ясарга тырыша алар. Имеш, шулай булса, уку да җиңел булачак.
Бу көнне тау башында утыручы студентларны очратырга да мөмкин. Имеш, якын-тирәдәге иң югары ноктага менеп, кояшка карап теләк теләсәң – ул, һичшиксез, кабул була.
Менә шундый ул безнең студентлар! Үзләре кыю, үзлә­рендә әле яшьлек самимилеге югалмаган. Актив булганыгыз, хыялыгызга туры карап, алга барганыгыз өчен сезгә ышанабыз, сез безнең киләчәгебез, хөрмәтле студентлар!

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: