+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
25 гыйнвар 2023, 10:15

Нинди син, бүгенге талиб?

Яки югары уку йортларында белем алучылар бәйрәмне ничек каршылый?

Нинди син, бүгенге талиб?
Нинди син, бүгенге талиб?

Кайчандыр студент булган һәркем уку йортына документларын тапшырган һәм керү нәтиҗәләрен дулкынланып көткән көннәрне, ә аннары: “Әй, мин керә алмам инде...” дип дулкынланган вакытларны, “сессия” сүзеннән беренче куркуларны яхшы хәтерлидер. Чөнки болар – гомер буена онытылмаслык кичерешләр. Студент чоры – ул яшьлекнең әйләнеп кайтмас бер мизгеле. Эзләнүләр, ачышлар, табышлар, югалтулар, беренче мәхәббәт вакыты. Бу – яшьләрнең, әти-әни оясыннан очып, олы тормышка беренче мөстәкыйль адымнар ясау, җәмгыятьтә үз урыннарын эзләү еллары.

Күп кенә студентлар тулай торакта яши, һәм иң якын дусларның студент чорында табылуы да шуннан киләдер, бәлки. Чөнки бергә яшәп, бергә укып, бергә көннәр үткәреп, барысы да бик нык якынаеп бетә, аннары гомерлек дусларга әйләнә. Һәм бүгенге технологияләр – Интернет, социаль челтәрләр заманында элемтәләр югалу да мөмкин түгел. Хәтта күптән төрле сәбәпләр аркасында аерылышкан дуслар да, курсташлар да, төркемдәшләр дә соңрак бер-берсен социаль челтәрләрдә эзләп таба ала.

Кемдер шушы елларда якын дусларын таба, кемдер беренче мәхәббәтен очрата, хәтта өйләнешә, кемдер мөстәкыйльлеккә һәм әти-әнидән бәйсезлеккә омтыла. Һәм күп кенә яшьләр, уку белән беррәттән, эшли дә башлый. Кайсылары – ата-ана җилкәсендә утырырга теләмичә, үзенең өс-башын карарлык булса да акча юнәтер, кайсылары, сайлаган һөнәреннән тыш, яңа белгечлекләрне өйрәнер өчен. Чөнки сер түгел, бүген еш кына шундый проблема күзәтелә: кайбер яшьләр, бераз укыгач, һөнәрне дөрес сайламаганлыгын аңлап, үзләрен “не в своей тарелке” тоя башлый. Ләкин, бәхеткә, бүгенге көндә мондый кимчелек-хаталарны бетерер-төзәтер өчен мөмкинлекләр бик күп. Һәм яшьләр дә югалып калмый – үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карарга тырыша.

Шунысын да искәртеп үтәсе килә: әле 10-15 ел элек кенә урта мәктәптән соң югары уку йортына керә алмаганга ата-ана һәм бала үзе дә бик нык борчылса, бүгенге яшьләр моңа артык пошынып бармый, аптырап тормый. Чөнки хәзер шундый тенденция бар – уку курслары сатып алып, кыска вакыт эчендә теләгән шөгылеңне өйрәнеп, үз эшеңне башлап җибәрергә мөмкин. Әйтик, фотографка, маникюр остасына, дизайнерга. Алар арасында югары уку йортларын тәмамламаган осталар бик күп. Әлбәттә, бу укымасаң да була дигән сүз түгел! Тик, үткән заманнар белән чагыштырсак, бүгенге яшьләр өчен чикләр юк, шул гына.

Бүгенге югары уку йортларында күп кенә студентлар, төп белем алудан тыш, иҗади, фәнни, спорт өлкәләрендә үзләре­нең сәләтен дә ача. Мәсәлән, безнең М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында нинди генә бию ансамбльләре, вокал түгәрәкләре юк! Спорт, волонтерлык, хәтта вожатый белгечлеге буенча укып, диплом алырга мөмкин – теләк кенә булсын! Фәнни өлкәдә дә бик күп конкурслар үткәрелә – студентлар төрле тикшеренү-эзләнү эшләре алып бара. Һәм алар республика, Русия, Халыкара дәрәҗәдәге конкурсларда лаеклы урыннар яулый.

Университет тормышында актив катнашкан студентларга уку йортлары бераз финанс белән дә ярдәм итә – төрле социаль, ректор, республика Башлыгы исемен­дәге стипендияләр түләнә. Һәм мондый активлык студентның алдагы тормышына да көчле йогынты ясый, чөнки бүгенге җәмгыятьтә һәрьяклап үсешкән шәхескә, лидерларга, һөнәр осталарына хезмәт базарында ихтыяҗ зур.

Билгеле булуынча, 3-4нче курстан соң белгечлегең буенча эшкә урнашырга була. Төп шарт: уку дәвам ителергә тиеш. Һәм кайбер студентлар мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмый. Ләкин берсе, эш вакыты белән укуны туры китереп, “ике куянны берьюлы атса”, икенчесе өчен индивидуаль график бар. Укып та, эшләп тә йөрү, бер яктан, алган белемнәрне гамәлдә сынап карарга, сайлаган һөнәреңнең “тәмен” тоярга ярдәм итә. Ләкин, икенче яктан, уку вакытында алына торган белемне шәхси график буенча укыган студент үзенең буш вакытында үзләштерергә тиеш. Әмма “ике куянны берьюлы атучы” студентларның да укуда бераз проблемалары күзәтелә. Мәсәлән, студент фикеренчә, “бик кирәкле булмаган” дәресләр эш вакытына туры килсә, ул, әлбәттә, эшен сайлый. Һәм инде, кагыйдә буларак, мондый студентларны сессия алдыннан “койрык”лары көтә. Миңа калса, уку елларын университет тормышында кайнап үткәрергә кирәк, эшләп арырга алда гомер бар әле. Чөнки бу – безнең яшь чагыбыз, аның кадерен белеп калырга кирәк! Борылып та карарга өлгер­мәбез, олы тормыш юлы башланыр һәм күп кенә нәрсәләргә вакыт та калмас. Мөмкинлекләр булганда алар белән тулысынча файдаланып калырга кирәк.

Студентлык менә шундый чор инде ул. Яңа очрашу, шәхси үсеш, шушы тормышта үзеңнең урыныңны эзләү һәм табу, иң мөһиме – яшьлек вакыты. Аны кире кайтарып булмый, әмма ул безнең йөрәгебездә гомерлек җылы хатирә булып калачак.

Барлык студентларны якынлашып килгән бәйрәм белән! Һәм уңышлар безгә!

Эльвина МОРТАЗИНА,
БДПУның 4нче курс студенты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: