+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
26 гыйнвар 2023, 10:04

Бөтендөнья яшьләр фестивале булырмы?

Русия Президенты Владимир Путин фикеренчә, киләчәктә Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр фестивален кабаттан уздырырга мөмкин булачак.

Бөтендөнья яшьләр фестивале булырмы?
Бөтендөнья яшьләр фестивале булырмы?

Әмма, аның сүзләренчә, хәзерге шартларда бу идеяне тормышка ашыру бик җиңел түгел.

"Идея яхшы. Заманча шартларда, мөгаен, аны тормышка ашыру җиңел булмаячак. 2017 елда, Кырым вакыйгаларына карамастан, без Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр фестивален уздырдык һәм ул уңышлы үтте", - дип җавап бирде Путин РУДН студенткасы Дарья Семенованың 2017 елда Сочида узган фестивальне кабатлау тәкъдименә.

"Минемчә, барысы да үз вакытында. Әмма идея бик дөрес. Әлбәттә, без ярдәм итәчәкбез", - дип өстәде Президент. Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, барысы да хакимиятләрнең теләгенә бәйле түгел. "Катнашучылардан, халыкара оешмалардан тора. Әмма, тулаем алганда, бу идея бик дөрес. Чөнки мондый вакыйгалар кешеләрне берләштерә, кешеләрне берләштерергә тиеш. Кагыйдә буларак, бик яхшы нәтиҗә белән уза алар. Шуңа күрә һичшиксез карарбыз", - диде ул. Президент шулай ук төбәк хакимиятләренә мондый чараны оештыруга ярдәм итү мөһим дип өстәде, "ләкин барыннан да элек тиешле халыкара структуралар белән үзара мөнәсәбәтләр төзергә һәм федераль үзәк мөмкинлекләрен мобилизацияләргә кирәк".

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия һәрвакыт халыкара чараларны бик югары дәрәҗәдә үткәрә. Владимир Путин шулай ук чараны оештыруга һәм фестивальдә волонтер булып эшләргә теләк белдергән кызны да җәлеп итәргә вәгъдә итте.

Фото: budfil.sspi.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: