+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
8 февраль 2023, 10:55

Туганнары СВОда булган студентларга ярдәм күрсәтеләчәк

Якыннары мобилизацияләнгән студентлар да хәзер игътибар үзәгендә булачак.

Туганнары СВОда булган студентларга ярдәм күрсәтеләчәк
Туганнары СВОда булган студентларга ярдәм күрсәтеләчәк
Башкортстанда туганнары СВО зонасында хезмәт иткән студентларга ярдәм күрсәтү буенча Ситуацион үзәк эшли башлады. Үзәк катлаулы тормыш хәлендә калган, җәмгыять һәм дәүләт тараыннан өстәмә ярдәмгә мохтаҗ булган студентларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү өчен республика Югары уку йортлары ректорлары советы карары буенча оештырылды.

"Декабрьдә Югары уку йортлары ректорлары советы утырышында якыннары СВО зонасында булган безнең яшьләр мохтаҗ булган ярдәм чаралары турында фикер алыштык. Әлбәттә, болар - югары уку йортлары инде күрсәтә торган матди ярдәм дә, төрле социаль ярдәм чаралары да. Ситуацион үзәк барлык вузларның көчләрен берләштерергә һәм мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә кирәкле ярдәм алу җиңелрәк булсын өчен бердәм "керү ноктасын" төзергә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Башкортстан Югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов.

Үзәк Башкортстан Республикасының югары уку йортлары ресурсларын берләштерәчәк һәм студентларга һәм хезмәткәрләргә берничә юнәлеш буенча ярдәм күрсәтәчәк.

Мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләренә юридик ярдәм күрсәтү чарасын Уфа Фән һәм технологияләр университеты җитәкли. Телефоннан М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты белгечләре психологик ярдәм күрсәтәчәк. Волонтерлык эшчәнлеге өчен Башкорт дәүләт медицина университеты җавап бирә.
Мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен гуманитар ярдәм җыю белән Башкорт дәүләт аграр һәм Уфа дәүләт нефть техник университетлары вәкилләре шөгыльләнә.

Ситуацион үзәккә колл-үзәгенең бердәм 8 (800) 550-67-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, аның операторлары профильле белгечләр белән элемтәгә керергә һәм кирәкле консультацияләр алырга ярдәм итәчәк. Ситуацион үзәк көн саен эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли.

Фото: vmarkse.ru

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: