-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
28 февраль 2023, 10:12

Яшь җитәкчеләр осталык дәресләрендә катнашачак

3-4 мартта М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты технопаркында «Иң көчлеләр» клубы идарәчеләр бәйгесе буенча осталык дәресе уздырачак.

Яшь җитәкчеләр осталык дәресләрендә катнашачак
Яшь җитәкчеләр осталык дәресләрендә катнашачак

Яшь эшкуарлар, яшьләр проектлары җитәкчеләре, Башкортстанның студентлар активистлары Таллинның менеджерлар мәктәбенә нигез салучы Владимир Тарасовның авторлык технологиясе буенча сөйләшүләр алып бару техникасына бушлай өйрәтелә ала.

- Кичә Идел буе федераль округының сигезенче Интеллектуаль олимпиадасын үткәрү даталары билгеле булды. Ул Саранскта 24-25 мартта узачак. «Парламент дебатлары» һәм «Идарә бәйгеләре» юнәлешләре буенча делегациябезне әзерләүне дәвам итәбез. Моның өчен округ һәм федераль экспертларны җәлеп итәбез. Яшьләр сәясәте лигасының "Иң көчлеләр" клубы безнең ведомство ярдәме белән һәр атна саен ачык күнегүләр үткәрә, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.

Эксперт - Русия Федерациясе Яшьләр лигасының Идел буе бүлеге рәисе, рәсми һәм яшьләр ярышларының төп арбитры, шул исәптән Идел буе федераль округы олимпиадалары рәисе Оксана Зибарева.

Осталык дәресе 3 мартта 10:30 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны: М. Акмулла исемендәге БДПУ Технопаркы, «Лекторий» залы, 4 кат.

“Студентларның “Иң көчлеләр” клубы” проекты "Росмолодежь" ярдәме белән тормышка ашырыла. Безнең бурыч - яшьләр карьерасында һәм укуда, шулай ук шәхси тормышта да кирәкле сөйләшү күнекмәләрен үстерә алучы коммуникатив киңлек булдыру", - диде проект җитәкчесе Александр Борщ.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: