+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
28 февраль 2023, 19:21

Яшь сәнәгатьчеләр бездә тәрбияләнә

“Елның яшь сәнәгатьчесе” II Бөтенрусия премиясендә катнашу өчен бирелгән гаризалар саны буенча Башкортстан беренче урында.

Яшь сәнәгатьчеләр бездә тәрбияләнә
Яшь сәнәгатьчеләр бездә тәрбияләнә

Республикадан 40 яшькә кадәрге 17 идарәче гариза биргән булган. Икенче урында - 13 заявкалы Мәскәү өлкәсе. Лидерлар өчлеген Самара өлкәсе яба - катнашуга 7 гариза. Конкурска илнең барлык 89 төбәге җәлеп ителгән.

- Башкортстанны лаеклы сәнәгатьчеләр тәкъдим итәчәк. Алар - үз предприятиеләрендә җитештерү күләмнәрен даими арттыручы җитәкчеләр, шул исәптән Сәнәгать үсеше фонды субсидияләрен һәм заемнарын актив файдаланып. Билгеләп үтәм, без беренче елда үзебезне уңышлы күрсәттек. Иң яхшы йөзлеккә республика предприятиеләренең өч җитәкчесе керде. Алмаз Мамлеев, "Корона" фабрикасы директоры урынбасары, 400 дәгъвачыны узып китеп, Русия буенча 2нче урынны алды. Октябрьдә Уфада илдәге Яшь сәнәгатьчеләр клубының икенче төбәк вәкиллеге ачылды, - ди Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Финалга чыгучылар исәбенә былтыр, шулай ук, Альберт Кайбышев ("Изостер" җәмгыяте, Стәрлетамак шәһәре) һәм Әбделмалик Рәхимов ("Концерн "Инмаш" җәмгыяте) керде.

Экспертлар керемнең артуын, корпоратив социаль җаваплылыкның нәтиҗәлелеген, инвестицион чишелешләрнең сыйфатын, предприятиедә импортны алмаштыру сәясәте системасын бәяләде.

Быел Башкортстаннан премиягә 17 кеше дәгъва итә. Алар - фәнни-техник, кәгазь, косметик, төзелеш, химия, машина төзелеше, азык-төлек тармаклары вәкилләре.

- Әле ай ярым заявкалар тапшырып була. Шуңа күрә ТОП-3 төбәк әле үзгәрергә мөмкин. Әлеге конкурста иң яхшы үсә торган предприятиеләрнең актив катнашуына сәнәгать өлкәсендә төбәк башкарма хакимият органнары ярдәм итә, алар белән оештыру комитеты хезмәттәшлек итә. Премия уздыруга зур өлеш кертүче ведомстволар җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез, - диде “Елның яшь сәнәгатьчесе” премиясе җитәкчесе Мария Окулова.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: