+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
13 март 2023, 09:14

Тик-токерлар тренд артыннан куа

Элегрәк ата-ана баласы начар компаниягә эләгүдән курыкса, бүген яман йогынты “оясы” – социаль челтәрләр.

Тик-токерлар тренд артыннан куа
Тик-токерлар тренд артыннан куа
“Тик-Ток” челтәренең популярлашуы белән яшүсмерләр арасында “Әйдә тренд төшерәбез!” дигән сүзләрне ишетү бүген гаҗәп түгел. Нәрсә соң ул “тренд”? Тренд – ул шушы социаль челтәрдә иң зур популярлык казанган темалар һәм идеяләр. Мәсәлән, күптән түгел чыккан һәм тыңлаучылар, караучылар арасында тиз таралып киткән, ягъни яшьләр телендәге сленгча “вирусный” булган, бер җырның өзегенә биюләр, кинофильмнардагы кызыклы моментларга пародик видеолар, хәтта тузга язмаган кыска гына клиплар төшерү. Болар барысы да кыска гына видео форматында булдырыла – 30-60 секунд тирәсе. Ә асылы шунда: бер кеше башлап җибәрә, ә калганнар моны бик кызыклы тоеп кабатлый башлый.

Бу кабатлаулар шулкадәр үсә һәм вакыт үтә бара һәр­кем­дә “стадное мышление” уя­на, ягъни “Барысы да тө­ше­рә, ә нигә әле миңа да тө­шер­мәскә?!” дигән фикер барлыкка килә. Кирәкме ул, юкмы, бала шундый видео идеяләре белән хыяллана башлый. Имеш, “танылган тренд белән мин дә танылган булып китәр­мен”. Бәлки, башлап җибәргән кеше бу кадәр казанышка ирешү максаты белән дә төшермәгәндер, ләкин яшүс­мерләр бигрәк тә Интернет йогынтысына бәйле һәм барлык яңалыклардан читтә калмый. Һәм кайбер видеоларда ниндидер файдалы мәгълү­матның өлеше булса, икенче­ләре сәламәтлек өчен бөтен­ләй куркыныч булырга мөмкин.

Тик-Ток эчтәлеге ягыннан күңел ачу өчен генә уйлап чыгарылган. Балалар караган видеороликлар уйланырга мәҗбүр итми. Кулланучылар монда ял итә, дип уйланыла. Аңлашылганча, “Тик-Ток” видеолар урнаштырырга һәм аларга “лайк” (миңа ошый) дигән билге алырга мөмкинлек бирә. Бу яшүсмерләрне бик җәлеп итә, чөнки болары инде шушы яшьтәге балаларның үзенчәлеге – тирә-юньдәгеләр тарафыннан хуплау табу. Шушы чаралар аркасында кайбер балалар реаль тормыштан төшеп кала. Аларны чын тирә-юнь, уку, шәхси үсеш һич кызыксындырмый, бар белгәннәре – “Тик-Ток”тан күргән кебегрәк трендлар төшерү.
Социаль челтәрдәге бик куркыныч күренеш – алдан фаразлап булмаслык нәти­җәләргә китерә торган “челлендж”лар. Челленджның асылы – билгеле бер гамәл кылуга максималь күп кулланучыларны мавыктыру. Мәсә­лән, бер-ике ел элек бик популярлашып киткән тренд – үзеңне “до и после” күрсәтү. Төп идеясе баланың үсүен күзәтергә мөмкин булган видео булдырудан гыйбарәт. Яисә тик-токерлар башта үзлә­ренең бала чактагы сурәт­ләрен, ә аннары хәзерге фотоларын күрсәтә. Бернинди куркыныч та юк кебек, ләкин ни өчендер күп кенә яшүс­мерләр аерым бер моментта гадәти фотолар урынына үз паспортларының фотосурәт­ләрен “до и после” күрсәтергә кирәк дип саный башлый. Мондый гамәлләр җинаятьчеләр өчен максимум мәгълүмат бирә. Күп кенә тик-токерлар конфиденциаль мәгълүмат­ларны яшерергә тырышса да, җиңел акча артыннан куучыларга кирәкле мәгълүматны сөзеп алу һич тә кыен түгел.
Шулай ук, тик-токерларның популярлашуы белән кайбер кулланучыларга карата тис­кәре комментарийлар агымы да башланырга мөмкин. Күп­ләр әлеге мәйданчыкны барысын да колачлап алу, яки сайланган корбанны мыскыл итү максаты белән куллана. Сер түгел, бүгенге көндә “буллинг” дигән төшенчә бар, ягъни икенче бер кешегә карата рәнҗетүле сүз белән яисә физик һөҗүм итү. Социаль чел­тәрдә видеолар астына түбән­сетү максаты белән күп кенә начар комментарийлар к
алдырыла, мондый кеше­ләрнең хәтта “хейтер” дигән атамалары да бар. Нәкъ менә шушы корбан сыйфатында еш кына яшүсмерләр сайлап алына да инде!

Күзәтүләр нәтиҗәләре буенча, хәзерге яшүсмерләр күбрәк визуаль материалны гына кабул итә ала. Бу каян килә? Әлбәттә, шушы социаль челтәрләр йогынтысыннан. Белгечләр билгеләп үтүенчә, соңгы елларда балаларда клип фикерләве (“клиповое мышление”) өстенлек итә. Бу – фикерләү тибы, ләкин кеше, бөтен операцияләрне эзлекле рәвештә башкарыр урында, мәгълүматны өзекләр, кыска кисәкләр һәм якты образлар белән генә кабул итә, игътибарын бер әйбергә генә юнәлтә алмый һәм даими рәвештә бер эштән икен­чесенә сикерә. Мондый кеше­ләргә зур текстлар, бигрәк тә китаплар өстендә уку яисә эшләү, озын видеосюжетлар һәм фильмнар карау бик авыр. Менә “Тик-Ток”ның бер үзен­чәлеге – туктаусыз видео-сурәтләр карау. Һәм бер видеодан икенчесенә күчү кешенең баш миенә күргәнне-ишеткәнне анализлап системалаштыру өчен мәгълүмат бирми. Бу клип кеше халәтенә көчле йогынты ясарлык итеп уйлап чыгарылган. Бер кереп китсәң, сәгатьләр буе чыгалмаска мөмкинсең. Һәр көн саен “Тик-Ток”та сәгатьләр уздыруның баш мие өчен зыяны турында сөйлисе дә юк. Шушы технологияне уйлап чыгаручылар хәтта үзләре дә: “Бәлки, хата ясаганбыздыр”, – дип уйлый. Чөнки туктаусыз, дөньяңны онытып, мәгънәсез әйбер карап утыру фикерләү процессын туктата. Әле өлкән­нәргә дә бу бәладән котылуы авыр булганда, зиһене, фикер үсеше формалашып бетмәгән баланың баш мие, психикасы нишләсен?

Үземнең мәктәптә практика вакытында күргәннәремнән дә чыгып, мисал китерәсем килә. Менә бер сылу, чибәр генә кызыкай, бер кимчелеге дә юк кебек. Ләкин укуының атасы-анасы юк инде. “Ни өчен өй эшен әзерләп килмәдең?” – дип сорасаң, аның җавабы: “Вакытым булмады!” Башка сыйныфташларының вакыты булып, ничек аныкы гына юк икән, дип аптырагач, укытучысы: “Ул бит – безнең тик-ток йолдызы”, – дип әйтеп куйды. Менә нәрсәдә икән хикмәт! Хәер, мондый “йолдызлар” бүген яшүсмерләр арасында да, хәтта аларның ата-аналары арасында да еш очрый. Әле юньләп укый белмәгән башлангыч сыйныф укучылары да: “Әйдәгез, тик-ток төше­рәбез!” – дип йөргәч, башкаларга ни кала инде...
Әлбәттә, җәмгыять үсеше белән бәйле булгач, бу чараларны кулланудан бөтенләй баш тартып булмый, чөнки бу – шушы социаль челтәрләрдә бүгенге яшьләрнең үзләре турында белдерү ысулларының берсе. Әйтик, элегрәк әти-әниләр, балаларыбыз начар компания белән аралаша, дип курыкса, бүгенге яшьләрнең “начар компаниясе” – социаль челтәрләр.

Нишләргә соң? Моңа инде төгәл генә җавап юк. Барысы да әти-әниләрдән һәм бала­ларның үзләреннән тора. Лә­кин киңәш итеп шунысын әй­тер­­гә була: балаларга игътибарлы булырга, көннәр буе телефоннарыннан аерыла алмаганнарны бергә башкарыла торган төрле эшләргә мавыктырырга кирәк. Бала үзе һәр­вакыт мөрәҗәгать итә ала торган якын кешеләре барлыгын белсен өчен әти-әниләргә таяныч һәм ярдәмче булу мөһим. Аның тормышында катнашырга, аның эшләре белән кызыксынырга, бергә вакыт үткә­рергә, бәйләнеш нокталарын табарга кирәк. Әлбәттә, әгәр дә әни яисә әти үзе көннәр буе социаль чел­тәр­ләрдә утыра икән, баладан нәрсә таләп итәргә мөмкин? Әгәр дә өлкән­нәр үзләре тулыканлы һәм кызыклы тормыш белән яшәсә, мавыгулары булса, алар бала өчен уңай үрнәк булачак. Безне Интернет кына чолгап алмый бит, тирә-ягыбызда гөр­ләп торган тормыш та бар!

Эльвина МОРТАЗИНА,
БДПУның 4нче курс талибәсе.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: