+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
5 апрель 2023, 05:12

Шәехзадә Бабич премиясенә кем лаек булыр?

Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты 3 апрельдән 1 июльгә кадәр Шәехзадә Бабич премиясенә 2021, 2022 еллар өчен конкурс материаллары кабул итә.

Шәехзадә Бабич премиясенә кем лаек булыр?Шәехзадә Бабич премиясенә кем лаек булыр?
Шәехзадә Бабич премиясенә кем лаек булыр?

Бүләкләүнең төп максаты - Башкортстан Республикасының мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткән яшь язучыларны, рәссамнарны, артистларны, музыкантларны, архитекторларны һәм режиссерларны бүләкләү.

Премияләрне алуга кандидатлар шәхси тәртиптә дә, авторлык коллективы составында да (5 кешедән артмаган) тәкъдим ителә. Дәгъвачыларның яше кимендә 16 һәм 35 яшьтән артмаска тиеш. Премияләр һәм әсәрләргә таләпләр турында нигезләмәләр Башкортстан Республикасы Министрлар табинеты карарында күрсәтелгән.

Материаллар эш көннәрендә 9:00-18:00 сәгатьләрдә Уфа шәһәре, Аксаков урамы, 2нче йорт адресы буенча кабул ителә. Элемтә өчен яшьләр башлангычларына ярдәм итү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Исмәгыйлова Диана Айрат кызының телефоны: 7 (927) 306-82-73, эл. почта: Ismagilova.DA@bashkortostan.ru.

Фото: smb-klyashevo.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас