

Билгеле булуынча, республика Башлыгы Радий Хәбиров торак шартларын яхшыртуга һәм яшь галимнәр өчен стажировка ясауга 200 миллион сум бүлеп бирергә кушкан иде. Әлеге күрелгән чара республикада яшәүче бик күп яшь галимгә зур ярдәм булды. Шундыйларның берсе - Юлия Вәлиәхмәтова.
1987 елда туган белгеч бүген Уфа дәүләт нефть техник университетының «Прикладная экология» кафедрасы доценты (УГНТУ).
2009 елда «Инженер-эколог» белгечлеге буенча УГНТУны тәмамлый, 2012 елда - УГНТУ аспирантурасы, «Экология (химия һәм нефть химиясендә)» белгечлеге.
Шушы вакыттан алып ул УГНТУда эшли. 2012 елдан «Прикладная экология» (ПЭ) кафедрасы ассистенты вазыйфасына кабул ителде. Хәзерге вакытта ПЭ кафедрасы доценты. Өйрәнелә торган бурычлар: уку бурычлары, укыту-методик, фәнни-тикшеренү һәм тәрбия эше. Укыту дисциплиналары: «Гамәлдәге экология», «Экологик ресурс белеме», «Уйлап чыгару эшчәнлеге нигезләре.
Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә 90нан артык фәнни хезмәте басылып чыга, шул исәптән чит ил басмасында (SCOPUS) 2 мәкалә, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының ЮАК исемлегенә кергән фәнни журналларда 22 мәкалә, 2 уку әсбабы, 8 Русия патенты. Шунысын да әйтергә кирәк, фәнни эшләнмәләрне куллану мөмкинлекләре бик киң.
Радий Хәбиров билгеләгән ярдәмнән яшь галим дә кулланган. Гамәлдәге ипотека турында килешү буенча сумманы өлешчә түләүгә тотынылган ярдәм Юлия Альберт кызына тагын да фән илендә тырышып эшләргә берникадәр стимул да биргән.
- Әлбәттә, Хөкүмәт тарафыннан шундый зуп ярдәм алу бик куөандырды. Мондый ярдәм чаралары яшь галимнәргә үзебездә калып, яңа ачышлар ясарга мөмкинлек бирә, - ди ул.
Фото: plus.rbc.ru