+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яшьлек
24 Июня 2023, 15:20

"Алга - авылга!"

Уфада Русия һәм Белоруссия яшьләре форумы эшен башлады.

"Алга - авылга!""Алга - авылга!"
"Алга - авылга!"

Анда 18дән алып 35 яшькә кадәр булган 500 кеше катнаша.

Форумны тантаналы ачуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты һәм чыгыш ясады. Яшьләр чарасы дүрт юнәлештә бара: авыл яшьләре, патриотик хәрәкәт, яшьләр иҗаты һәм балалар, яшьләр, студентлар берләшмәләре эшчәнлеге.

Иң кызыклы сөйләшү “Авыл яшьләре” стратегик сессиясендә узды. Анда төп сүз авылга яшьләрне җәлеп итү, алар өчен уңайлы шартлар тудыру турында барды.

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының фән һәм мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Константин Пресняков авылга инвестицияләр җәлеп итү, авылны торгызу, яшь белгечләрне җәлеп итү программалары турында мәгълүмат бирде.

Спикерлар Русия һәм Белоруссиядәге авыл яшьләре эшчәнлеге һәм проблемалары турында тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Башкортстанда авыл яшьләре хәрәкәте соңгы елларда гына оешкан. Аның беренче адымнары турында оешма җитәкчесе Рәфыйк Еникиев сөйләде.

– Без авыл яшьләре хәрәкәтен 2021 елда башладык. Шушы кыска гына вакытта да күп кенә федераль һәм төбәк проектлары гамәлгә ашырыла башлады. Мәсәлән, “Минем кече ватаным” конкурсы, “Авыл. Үсеш территориясе”, “Иҗади авыл”, “Авылларны үстерү остаханәсе” кебек проектлар тормышка ашырыла. Безнең штаб Башкортстан авыл хуҗалыгы университетында урнашкан. Бүген авыл тормышы күпкә башка. Анда заманча техникалар эшли, санлы технологияләр кертелә. Шуңа авылда эшкуарлык белән шөгыльләнү, бизнесны планлаштыру өчен даими уку курслары оештырып торабыз.

Алар фермерлык, авыл хуҗалыгы азыклары җитештерү, халык иҗаты, спорт, ялны оештыру, туризм һәм сәүдә өлкәләре буенча уздырыла, – диде Башкортстанда авыл яшьләре хәрәкәте җитәкчесе Рафик Еникиев.

Ул чыгышын “Алга – авылга” дип тәмамлады. Яшьләр форумының калган сессияләре дә эшлекле шартларда уза.

Кунаклар Башкортстан ягының чараны югары дәрәҗәдә оештыруын билгели.

Мөнир Вафин.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас