+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
24 июнь 2023, 15:00

"Уфа үзенең гүзәллеге белән сокландыра"

"Яшьләр безнең дуслыкны күрергә тиеш".

"Уфа үзенең гүзәллеге белән сокландыра""Уфа үзенең гүзәллеге белән сокландыра"
"Уфа үзенең гүзәллеге белән сокландыра"
Уфада "Торатау" Конгресс-холлында ике дәүләтнең X юбилей форумы алдыннан уздырыла торган Русия һәм Белоруссия яшьләре форумы старт алды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров барлык катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул форумда катнашучыларны Яшьләр көне белән котлады.

«Белоруссия яшьләре берлеге» иҗтимагый берләшмәсе Үзәк комитеты секретаре Вероника Гудкова Башкортстанга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

- Без сезгә кичә Белоруссия Республикасыннан зур делегация белән килдек. Чыннан да, Уфа матурлыгы белән таң калдыра, – диде Вероника Гудкова.

Белоруссия яшьләре вәкиле билгеләп үткәнчә, делегация хәзерге вакытта республикада барган төзелеш масштабына сокланган.

- Бүген безне бик бай программа көтә. Сезнең белән тәҗрибә уртаклашу безгә бик кызык, – диде Вероника Гудкова. - Без бүген монда тугандаш халык белән булуыбызга шатбыз. Бу һәрвакыт шулай булды һәм булачак, - диде ул.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас