

Сайлап алуда илнең 66 төбәгеннән студентлар катнашты. Тәкъдим ителгән проектлар саны буенча лидерлар - Санкт-Петербург, Ростов, Томск, Самара, Түбән Новгород һәм Новосибирск өлкәләре, Пермь крае. Гаризалар кабул итү 13 июньдә тәмамланды. Анда бакалавриат, белгечлек, магистратура яки аспирантура программалары буенча белем алучы югары уку йортлары студентлары катнашты.
- Быел Русиядә үз стартапларын ачуга Русия вузларында белем алучы чит ил студентлары актив кызыксыну күрсәтә. Конкурска гаризаларны дөньяның 13 иленнән, шул исәптән БДБ, ЕАЭС, Мисыр һәм башка дәүләтләрдән эшкуарлар җибәргән. Бу Русия мәгарифенең ачык булуы һәм илебездәге барлык студентларга үз-үзләрен тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләр бирү турында сөйли, - дип ассызыклады Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.
Конкурста җиңүчеләр - ә алар 1,5 мең студент – стартап-проектны гамәлгә ашыру өчен 1 миллион сум алачак. Аларның исемнәре августта билгеле булачак. Проектларны сайлап алу җиде юнәлеш буенча узды. Башкортстаннан иң күп гаризалар «Санлы технологияләр» юнәлеше буенча бирелгән, икенче урында «Креатив индустрияләр», өченчедә - «Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре».
Башкортстаннан Тимур Бикбов - үз стартабын гамәлгә ашыру өчен грант алучыларның берсе. "Студентлар стартапы" яшьләр өчен үз эшен ачуда җиңел стартка ярдәм итә, чөнки ул башлангыч этапта мөһим ресурс ярдәме күрсәтә. Күп кенә катнашучылар кебек үк, конкурс миңа үземне эшкуар буларак сынап карарга һәм үз бизнесымны үстерүдә беренче адым ясарга мөмкинлек бирде, – дип сөйли IT-компаниягә нигез салучы Тимур Бикбов.
Фото: admvol.ru