+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
29 июль 2023, 05:45

Яшьләр җиңү белән кайта!

Самара өлкәсендә Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы тәмамланды.

Яшьләр җиңү белән кайта!Яшьләр җиңү белән кайта!
Яшьләр җиңү белән кайта!

Аның составына 150 яшьләр вәкиле һәм төбәк оештыручылары кергән Башкортстан делегациясе түбәндәге җиңүләрне яулаган::

- "Росмолодеж"ның Бөтенрусия яшьләр проектлары конкурсы кысаларында гомум суммасы 1 850 000 сумга 6 грант: Рәфыйков Марат - "Гормон, ярдәм ит!" проекты белән 26 мең сум, Нурислам Улиәхмәтов - "Башкортстан фэнтези сукмаклары" квест-антология проекты белән 515 мең сум, Веана Гайсина - "Стихотерапия" проекты белән 80 мең сум, Жаргалма Карамова - "Магия добра" проекты белән 349 мең сум, Илья Кашников - "ПрофІТ" мәктәп программалаштыру студиясе проекты белән 80 мең сум, Ширяев Олег - "Science_camp" табигый-фәнни лагере проекты белән 800 мең сум (округ төбәкләре арасында грантлар күләме буенча 3нче урын) отканнар.

Башка грантлар отучылар да бар.

"Өйгә, Башкортстанга, яхшы нәтиҗәләр белән кайтабыз. Безнең кызлар-егетләр форум кысаларында үзләрен максималь дәрәҗәдә күрсәтте һәм яңа планнар белән өйләренә кайта, алда – грант проектларын гамәлгә ашыру һәм алган белемнәрен практикада куллану", – диде Дәүләт яшьләр комитеты рәисе Яна Гайдук.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас