Ул Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев һәм Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова призына уза.
Иң көчлеләр дип аталу хокукы өчен 3 команда көрәште: Әрибаш, Югары Кыдаш авыллары һәм «Яшь шәйморатовлылар» җыелма командасы.
Яшь спортчылар футбол осталыгында ярышкан арада, өлкәннәр өчен волейбол уеннары оештырылды. Чараның иң кечкенә кунаклары төрле халык һәм спорт уеннарында үз көчләрен сынап карый алды. Шулай ук җәядән ату буенча мәйданчык эшләде.
Көрәштә турнирның җиңүчесе һәм күчмә кубок иясе булып «Яшь шәйморатовлылар» командасы танылды!
Балалар яңа уку елына бик күп уңай эмоцияләр, дәрт һәм драйв алды!