

22-25 августта Бөрҗән районында Идел буе федераль округының «Яшьләр җыены-2023» IV Яшьләр форумы узачак. Форум палаткалы лагерь форматында оештырылачак. Чарада Башкортстан һәм Идел буе федераль округы төбәкләре яшьләре катнашачак.
Республика яшьләре ел саен Бөтенрусия форумнарында катнаша. Алар - "iВолга" форумы, "Мәгънәләр территориясе", "ШУМ", "Таврида" кебек өч дистә тирәсе Бөтенрусия һәм округ чаралары. Берничә ел элек без Башкортстан Республикасында эре яшьләр форумнары мәйданчыгын булдыру өстендә эшли башладык.
- Форум дүртенче тапкыр узачак, быел без беренче тапкыр яшьләр сәясәте органнары һәм учреждениеләре белгечләре өчен тематик смена планлаштырдык. Бер үк вакытта гомум сораулар өстендә яшьләр дә, яшьләр тармагы белгечләре дә эшләячәк. Трендлар бик тиз үзгәрә һәм бүген яшьләр сәясәте белгечләре арасында бер-берсен ишетсеннәр өчен нәтиҗәле диалог төзү бик мөһим. Яшьләр өчен бу форум - үз күнекмәләрен үстерү, тәҗрибә алу мөмкинлеге генә түгел, үз проектлары өчен финанс ярдәме алу өчен дә бик яхшы мөмкинлек, - диде Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.
Җыен кысаларында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның яшьләр проектларына грант ярдәме белән Бөтенрусия конкурсы, «ОбъективНО» кыска метражлы кино фестивале һәм «Этник» яшь дизайнерлар конкурсы узачак. Теркәлү түбәндәге сылтама буенча ачылды: [leech=https://forms.yandex.ru/u/649e578584227c2abd9f0636.]https://forms.yandex.ru/u/649e578584227c2abd9f0636[/leech]. Ул 11 августка кадәр ачык булачак.