+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
9 август 2023, 04:48

"Без сезне Башкортстанда көтәбез!"

Радий Хәбиров студентлар белән очрашты.

"Без сезне Башкортстанда көтәбез!""Без сезне Башкортстанда көтәбез!"
"Без сезне Башкортстанда көтәбез!"

Кичә Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркында булды. Төбәк җитәкчесе Русия югары уку йортларында белем алучы якташ студентлар белән очрашты. Ачык мәйданчыкта Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Пермь һәм башка шәһәрләрнең уку йортларына кергән 100гә якын яшь егет җыелган иде.

Төбәк җитәкчесе булачак белгечләр белән аралашты, аларның алга таба хезмәт эшчәнлеге перспективалары турында фикер алышты һәм кече ватанның аларга ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер булуын ассызыклады.

- Сез илнең алдынгы вузларына кердегез. Күпләр, мөгаен, үзләренең алдагы карьералары турында күзаллауны формалаштыргандыр инде. Без сезнең өчен шат. Әмма шул ук вакытта, әлбәттә, укудан соң туган Башкортстанга кайтуыгызны телибез, - диде Радий Хәбиров. - Без сезгә республика үсешенең мөһим ресурсы буларак карыйбыз. Бүген биредә яшәү, эшләү һәм билгеле бер биеклекләргә ирешү өчен уңайлы шартлар булдырыла. Төбәк бик тиз үсә, илдә күп күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны били.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, күп кенә эре сәнәгать предприятиеләре республика территориясендә югары технологияле производстволарны локальләштерү яклы. Бу киләчәктә берничә мең эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас