

Форумда Башкортстан һәм Идел буе федераль округы төбәкләреннән, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Казанда белем алучы якташларыбыз, шулай ук яшьләр сәясәте органнары һәм учреждениеләре вәкилләре катнаша алачак.
Дәүләт яшьләр комитеты рәисе Яна Гайдук сөйләгәнчә, «Яшьләр җыены-2023» республиканың башкорт колоритына, үзенчәлекле традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә таянган яшьләр форумы мәйданчыгы буларак барлыкка килгән.
— Без беренче тапкыр яшьләр сәясәте органнары һәм учреждениеләре белгечләре өчен тематик смена планлаштырдык. Бер мәйданчыкта бер үк вакытта гомум мәсьәләләр буенча яшьләр дә, яшьләр тармагы белгечләре дә эшләячәк. Тенденцияләр бик тиз үзгәрә һәм бүген яшьләр сәясәте белгечләре арасында бер-берсен ишетү өчен нәтиҗәле диалог төзү бик мөһим. Яшьләр өчен бу форум - үз күнекмәләрен үстерү, тәҗрибә алу мөмкинлеге генә түгел, үз проектлары өчен финанс ярдәме алу өчен дә бик яхшы мөмкинлек, - дип билгеләп үтте Яна Гайдук.
Фото: bashinform.ru