+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
22 август 2023, 10:30

Яшьләр эшкуарлыкны үз итә

Бездә аларга җитди ярдәм чаралары күрсәтелә.

Яшьләр эшкуарлыкны үз итәЯшьләр эшкуарлыкны үз итә
Яшьләр эшкуарлыкны үз итә

Яшь һәм социаль эшкуарларга грант ярдәме мәсьәләсе Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган утырыш барышында каралды.

Министрлар кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, Русиядә 25 яшькә җитмәгән шәхси эшкуарлар өлеше соңгы дүрт елда тотрыклы рәвештә арта. Шулай ук социаль эшкуарлыкның сегменты да актив үсә. Ярдәм чаралары яңа эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итеп кенә калмый, яшьләрнең эшлекле активлыгын да стимуллаштыра. Алар төбәк икътисадының реаль секторына акча агымын тәэмин итә.

- Грант процедуралары кысаларында гына да социаль һәм яшь эшкуарлар узган елда 64 миллион сум үз акчаларын керткән, ә быел 100 миллион сумнан артык акча көтәбез. Быел яшь эшкуарларга һәм социаль предприятиеләргә субсидияләргә федераль бюджеттан 205,2 миллион сум бүлеп бирелде, төбәк бюджетыннан - 4,2 миллион сум. Төбәккә җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча республика Русия Федерациясе субъектлары арасында беренче урынны алды. Яшьләр эшкуарлыгы буенча грантлар бирү бәйгесе узды инде. 262 яшь эшкуар 127,6 миллион сумлык ярдәм алды, - дип шәрехләде Андрей Назаров.

Бу мәсьәлә буенча эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасын башкаручы Илнур Тактаев җентекләп сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, грантлар рәвешендә финанс ярдәме "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында бирелә.

Быел социаль эшкуарларга грантлар бирүгә гаризалар кабул итү 18 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Субсидияләрнең гомум суммасы - якынча 82 миллион сум. Яшьләр дә, социаль эшкуарлар да торак булмаган бинаны арендага һәм ремонтлауга, оргтехника, җиһазлар, чимал, чыгым материаллары сатып алуга, инженерлык челтәрләренә тоташтыруга акча ала ала.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас