+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
23 август 2023, 14:22

Медиа-трендлар - яшьләр форумында иң популяр мәйданчыкларның берсе

Идел буе федераль округының «Яшьләр җыены-2023» форумы кысаларында медиа-өлкәгә багышланган мәйданчык та эшли.

Медиа-трендлар - яшьләр форумында иң популяр мәйданчыкларның берсеМедиа-трендлар - яшьләр форумында иң популяр мәйданчыкларның берсе
Медиа-трендлар - яшьләр форумында иң популяр мәйданчыкларның берсе

Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская форумда катнашучыларга Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) эше турында сөйләде. Яшьләр өчен тема кызыклы булып чыкты, мәйданчыкта күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Бу хакта «Белорецкий рабочий» хәбәр итә.

Елена Прочаковская социаль челтәрләрдә эшләүнең мөһимлеге турында җентекләп сөйләде. Гәрчә, аның сүзләренчә, 4 ел элек социаль челтәрләр эш урыннарында тыелган була. Бүген барлык дәрәҗәдәге чиновниклар һәм җитәкчеләр социаль челтәрләр алып барырга һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән турыдан-туры эшләргә тиеш.

Мөрәҗәгатьләрнең тематикасын тикшергәндә, форумда катнашучылар хакимият тарафыннан игътибар таләп ителә торган иң актуаль проблемалар турында үз фикерләре белән уртаклашты.

Сәламәтлек саклау темасы аеруча кискен булып чыкты. Елена Анатольевна гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультация бирде, шулай ук яшьләрне үз хокуклары турында активрак белер өчен турыдан-туры республиканың ЦУРына мөрәҗәгать итәргә чакырды.

- Мин хәзерге чынбарлыкта нинди яңалыклар булуын, алга таба ничек эшләргә, балаларны ничек укытырга икәнен белергә монда килдем. Хәзерге мәктәп укучылары педагогларны белемнәре буенча уздырып җибәрә, шуңа күрә мондый очрашулар бик кирәк. Трендта булу өчен көн саен белемне үстерергә кирәк, - дип уртаклашты Эльвина Яхина.

 

Автор:Денис Таваев
Читайте нас