+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
23 август 2023, 15:51

Яшьләр кече ватанын үстерергә тели!

Бөрҗән районында узучы Идел буе федераль округының «Яшьләр җыены-2023» форумында авыл яшьләре дә катнаша.

Яшьләр кече ватанын үстерергә тели!Яшьләр кече ватанын үстерергә тели!
Яшьләр кече ватанын үстерергә тели!

Мәйданда төп спикер булып «Русия авыл яшьләре берлеге» оешмасы рәисе, Башкорт дәүләт аграр университеты укытучысы Рәфыйк Еникеев чыгыш ясады. Бу хакта «Белорецкий рабочий» хәбәр итә.

Чараның икенче эш көнендә катнашучылар авылда проблемаларны ачыклау буенча проект эшенә керештеләр: уңай һәм тискәре якларны ачыкларга тырыштылар. Төп моментларны билгеләделәр һәм бергәләп хәл итү юлларын эзләделәр.

Биредә - бөтен республикадан авыл яшьләре. Башкорт дәүләт аграр университеты, Урал агросәнәгать колледжы вәкилләре, республика районнары хакимиятләреннән яшьләр бар. Спикерлар булып Мәскәүдән - Русия авыл яшьләре берлеге, Русия Федерациясе агросәнәгать комплексы профсоюзы, шулай ук Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре чыгыш ясады.

- Бүген без авылны үстерүдә яшьләрнең роле буенча мөһим мәсьәләләр турында, шулай ук авыл өчен кадрларны кайдан алырга һәм эшкә урнаштырырга кирәклеге турында фикер алыштык. Яшьләрне «Авыл өчен кадрлар» дип аталган Гомумрусия программасы белән таныштырдык. Авыл яшьләре өчен гамәлдәге ярдәм чаралары турында да сөйләдек.

Катнашучылар алдында Башкортстан аграр университеты проректоры да чыгыш ясады, ул студентларга ярдәм итү өчен университетта гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләде. Без яшьләрнең авылда эшләргә теләүләрен күрәбез. Шунысы да яхшы, һәр егет-кыз кече ватанын үстерергә тели, ә безнең төп бурыч - авылда яшәргә һәм үсәргә мөмкинлек бирә торган ярдәм чаралары турында мәгълүматны җиткерү, - дип нәтиҗә ясады Рәфыйк Еникеев.

Фото: belrab.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас